Стартка өч команда яшь спортчылар чыкты.

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»
Район үзәгенең төп мәйданында «Картинг» Питрәч берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр катнашында мавыктыргыч ярышлар узды.
Стартка өч команда яшь спортчылар чыкты. Балалар даими рәвештә нәкъ менә шушы мәйданчыкта шөгыльләнгәнгә күрә, алар үзләрен руль артында ышанычлы хис иттеләр һәм трассаның барлык авырлыкларын да яхшы башкарып чыктылар. Катнашучылар кыюлык һәм тизлек кенә түгел, бик яхшы техника да күрсәттеләр.
Киеренке узышлардан соң судьялар нәтиҗәләр ясадылар. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде: 1 урын — «Трактор» командасы, 2 урын — «Лада» командасы, 3 урын — «Зилант» командасы. Барлык призерлар да мактаулы дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Ярышларны Питрәч авылындагы балалар иҗат йорты белән берлектә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре оештырды.