Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Спорт

Питрәч хоккейчылары плей-оффка чыкты

Узган атнада “Питрәч-Арена” боз сараенда республика ярышлары кысаларында бик кызыклы уеннар узды. Җанатарлар ике мавыктыргыч матчның шаһитлары булдылар.

“Питрәч-Арена” боз сараенда “А+В” дивизионында һәвәскәр командалар арасында ПЛХЛ беренчелегенең йомгаклау матчы узды. Бозда хуҗалар һәм Казанның “Тимерхан” командасы очрашты.
Бу уенда безнең команда өчен җиңү мөһим иде, бу очракта, алар өченче урынны алырга мөмкин иделәр. Питрәчлеләр күп һөҗүм иттеләр, әмма алка көндәшләр капкасына кермәде, ә казанлылар, үз чиратында, безнең капкага ике алка кертә алды.
Ике периодтан соң, лидер алда булды – 3:1. Өченчедә Питрәч хоккейчылары, ниһаять, ике алка кертә алдылар һәм 5:3 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Шул рәвешле, мөһим җиңү яулап, питрәчлеләр өченче урын алдылар һәм плей-офф сериясенә чыктылар.
Ә менә республика чемпионатында «А» төркемендә безнең "Пестрецы” командасы инде күптән беренче урынны алган иде. Соңгы турда безнең хоккейчылар Теләче командасы белән очраштылар. Шуны әйтергә кирәк, соңгы елларда күршеләребез безнең өчен уңайлы көндәш булмады, алар күбрәк җиңәләр иде. Беренче әйләнештәге әлеге командалар арасындагы соңгы уенда да теләчелеләр 4:1 исәбе белән җиңделәр. Күп сандагы җанатарлар реваншны көтте, өстәвенә, 34 секундта хоккейчыларыбыз исәпне ачты. Уен безнең хоккейчылар файдасына дәвам итәр дип уйлаганнар иде. Кызганыч, көндәшләр инициативаны яулап алды, алар еш һөҗүм итә башладылар. Икенче период башында безнең капкага алка керттеләр, исәп теләчелеләр файдасына 1:2 иде, нәтиҗәдә, алар 6:3 исәбе белән үзләре өчен бик мөһим җиңү яуладылар.
Шулай итеп, Питрәч хоккейчылары янә Теләче командасын уза алмады. Бәлки, финал уеннарында җиңүгә ирешеп булыр, өстәвенә, уен «Питрәч–Арена» боз сараенда узачак. Татарстан чемпионы исеме һәм призлы урыннар өчен уеннар ике көн - 16 һәм 17 мартта узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса