Питрәч хоккейчылары турнирны җиңелүдән башлады
Спорт

Питрәч хоккейчылары турнирны җиңелүдән башлады

Беренче уенда питрәчлеләр "Ак Барс" ка 1:5 исәбенә оттырды.

"Питрәч-Арена" боз сараенда 2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган хоккей турниры башланды, анда 6 команда катнаша: "Ак барс", "Динамо" (икесе дә Казаннан), "Молот" (Пермь), "Ижсталь" (Ижевск), "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Пестрецы-2010".

Турнир өч көн дәвам итәчәк.

Яшь хоккейчыларны тантаналы ачу вакытында район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде һәм командаларга уңышлар һәм мавыктыргыч уеннар теләде.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

 


спорт Сәламәт яшәү рәвеше