Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районы яшьләре волейбол лигасы булдырдылар

Соңгы елларда авыл яшьләре спортта бик актив. Яшь егетләр командалар төзи һәм район ярышларына әзерләнә. Укудан, эштән соң алар спорт залларына, тренировкаларга бара, ә ял көннәрендә уеннарда катнашалар.

Футбол һәм баскетбол белән беррәттән районда волейбол да популярлаша бара. Инициативалы яшьләр районда волейбол лигасы булдырдылар, кубокка беренчелек һәм турнирлар үткәрәләр.

Район яшьләре белән социаль челтәрләрдә аралашкач, бу эшне башларга булдык. Даими үткәрелә торган мини-футбол буенча беренчелек безгә этәргеч бирде, - дип сөйли лиганы оештыручы, питрәчле Роман Филиппов. - Катнашу өчен 10 команда гариза бирде. Дөрес, аннары берсе баш тартты. Дүрт ай дәвамында әлеге 9 команда безнең турнирда катнашты. Барлык очрашулардан соң чемпион һәм призерлар билгеләнде. Беренче турнирда йөзгә якын кеше катнашты. Алар арасында төрле яшьтәге авыл командалары вәкилләре дә бар. Алар волейбол гына уйныйлар, мини-футбол, хоккей һәм чаңгы ярышларында үз командалары данын яклыйлар.

Командалар волейбол баталиясенә ныклап тотындылар, оештыручылар район кубогына турнир үткәрергә һәм февраль урталарында районның икенче беренчелеге башлануын игълан итәргә карар кылдылар. Катнашу өчен яшәү урыны буенча Питрәч районында теркәлгән булырга тиеш, гариза бирергә һәм команданы бер үк форма белән тәэмин итәргә кирәк.
Уеннар һәм очрашулар якшәмбе көннәрендә Питрәч 2 нче мәктәбенең спорт залында уза. Оештыручылар һәм командалар район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә зал биргән өчен рәхмәт белдерәләр.
Катнашучылар арасында состав буенча иң яшь командаларның берсе – Кибәк Иле авылы командасы. Авыл зур түгел, әмма биредә волейболны бик яраталар.

Безнең мәктәпнең спорт залында шимбә көнне 20ләп кеше җыелабыз. Өч-дүрт команда арасында үз турнирларыбызны үткәрәбез, - ди “Кобяково” командасы капитаны Ирек Сабиров. - Без барыбыз да туган авылда яшибез, эшлибез, укыйбыз. Мәсәлән, мин үзем студент. Район беренчелегендә дә катнашырга булдык. Турнир ошый, киләчәктә дә катнашачакбыз.

Янсуар авылыннан да үз командаларын ярышка тәкъдим иттеләр.

Без беренче мәктәпнең спорт залында, ә ял көннәрендә Янсуарда шөгыльләнәбез, - дип сөйли «Янцевары» командасы уенчысы Василий Яковлев. - Волейбол белән күптәннән дус. Район беренчелегендә алтынчы урынны алдык, икенче юлы призерлар арасына эләгербез дип өметләнәбез.

Ә менә Богородск авылы командасына призлы урын алу өчен уңыш елмаймады.

Без турнирны начар башладык, уңыш өчен турнир азагында югалткан очколар җитмәде. Җирле мәктәпнең спорт залында шөгыльләнәбез һәм уйныйбыз. Дусларча уеннарны Шәле һәм Колай авыллары командалары белән үткәрәбез, - ди «Богородское» командасы капитаны Александр Кириллов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше