Питрәч районының спорт яңалыклары
Хоккей, волейбол һәм мини-футбол турында
Хоккей. "Динамо" җиңде
2010 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә үткәрелгән чираттагы матчта «Пестрецы-2010» командасы үз бозында «Динамо» (Казан) командасын кабул итте һәм 3:1 исәбе белән җиңү яулады.
Волейбол. Лидерлар җиңелми
Авыл яшьләре арасында район чемпионатында уеннар узды. Лидерлар чираттагы җиңүләргә ирештеләр - "Богородск" "Иске Шигали" командасын 2:0 һәм "Кулаево" "Легион"ны (Шәле) шул ук исәпкә отты. Тагын бер уен шундый ук исәп белән тәмамланды, «Конь» «Кобяково» командасын җиңде. Бер уен гына өч партиядә тәмамланды, "Шәле"- "Олимп" (Питрәч) - 2:1.
Элеккечә үк турнир таблицасын ике команда җитәкли - "Богородск" "һәм "Кулаево" 35әр, "Янцевары" - 29, "Легион" -24, "Олимп" - 22 очко җыйды.
Футзал
14 турда чемпионатта чыгыш ясаучы командалар уртак көч белән барлыгы 34 туп кертте. Ә 13 турда ике тапкыр күбрәк - 71 туп кертелгән иде.
Лидерлар матчында «Виктория» көчлерәк булды, ул ышанычлы төстә «Легион» ны 7:3 исәбенә җиңде. Шулай итеп, "Виктория" 30 очко җыйды, ә "Легион"да 25 калды. Икенче урынга «Аякс» чыкты, ул «Милан»ны 10:1 исәбенә тар-мар итте һәм 26 очко җыйды.
Башка уеннар алдагыча тәмамланды: "Тау Иле" - "Ред Булл" - 3:1, "Аврора" - "Барса" - 3:1, "Стар" - "Атлетико" - 2:1, "Феникс" - КПРФ – 2:0.
Иң яхшы бомбардирлар арасында элеккечә үк «Виктория»дән Сергей Одинцов алда, ул гол+пас системасы буенча 36 балл җыйган. Хәзер аннан бары тик бер баллга гына Роман Мяткин («Аякс») калыша, аның исәбендә 35 балл, 22+13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа