«Россия чаңгы юлы-2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары бу шимбәдә, 13 февральдә, наратлык стадионында узачак.
10.00 сәгатьтә катнашучыларны теркәү һәм тантаналы ачу планлаштырылган. 11.00 - беренче старт, анда 5-8 сыйныфта укучы кыз һәм малайлар чыгачак. Аннан соң 9-11 нче сыйныфлар. Алар 1,5 километр арада узышачаклар. Ярышларда шулай ук ветераннар һәм оешма җитәкчеләре дә катнашачак. Ир-атлар арасында дистанция 3 километр булачак.
Фиништан соң барысын да кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә. Соңыннан җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм рәсми ябылу тантанасы булачак.
Чаңгы ярышлары районның барлык торак пунктларында узачак.