Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчлеләрне мавыктыргыч хоккей ярышлары көтә!

«Питрәч-Арена» боз сараенда 16-19 августта 2006 елгы егетләр арасында традицион хоккей турниры узачак. Безнең республикадан һәм Россиянең башка төбәкләреннән алты команда бозга чыгачак.

Быел Питрәч районының Республика көненә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сезон алды ачык турниры призларына түбәндәге командалар уйнаячак: “Ак барс” (Казан), “Витязь” (Подольск, Мәскәү өлкәсе), “Дизель” (Пенза), “Нефтяник” (Әлмәт), “Сарматы” (Оренбург) һәм “Пестрецы”. 16, 17 һәм 18 август көнне турнир - 9.30да, ә 19 август көнне - 8.00дә башлана.
Безнең команда катнашындагы уеннар календаре - 16 август, 9.30да “Нефтяник” белән, 14.45тә “Сарматы” белән, 17 август, 16.15тә “Витязь” белән, 18 август, 16.15тә – “Дизель” белән һәм 19 август, 12.30да “Ак барс” белән - бу уеннан соң ябылу тантанасы булачак.
Хөрмәтле спорт сөючеләр! Сезне спорт сараенда кызыклы, мавыктыргыч хоккей баталиялары карарга чакырабыз.
0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, хоккей Питрәч, спорт