Питрәчнең яшь хоккейчылары Норлатта җиңү яуладылар
Норлатта яшь хоккейчылар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Кубок мужества" турниры булып узды.
Бозга 2009-2010 елгы малайлар командалары чыкты. Питрәчлеләр, өч матчта да җиңеп, турнирның җиңүчесе булды. Тренер Константин Игнатьевның командасы "Ледок" (Норлат) командасын 4:1, "Нефтяник"ны (Лениногорск) - 4:1 һәм "Соколы" (Азнакай) командасын - 7:1 исәбе белән җиңде.
Безнең команда уенчысы Арслан Юсупов көндәшләр капкасына җиде алка кертеп, иң яхшы һөҗүм итүче булып танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа