Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Районның ир-атлар җыелма командасы ПЛХЛ хоккей лигасына кайтты

Моңа кадәр ул ЕХЛда уңышлы чыгыш ясады.

Районның ир-атлар җыелма командасы ике еллык тәнәфестән соң ПЛХЛ хоккей лигасына кайтты.

Беренче этапта ПЛХЛда тугыз команда уйный. Кайбер командалар берничә уен уздырырга өлгерделәр инде. Безнең команда өчен бу беренче уен иде. Питрәчлеләр үз бозларында «Смена»ны (Казан) кабул иттеләр.
Беренче периодта исәпне казанлылар ачты, моңа питрәчлеләр шунда ук җавап бирделәр: Игорь Сорокин көндәшләр капкасына алка җибәрде.
Икенче период нәтиҗәсез узды. Ә өченче периодта питрәчлеләр алга чыкты. Матч ахырына кадәр нибары өч минут калганда, берничә секунд эчендә казанлылар исәпне тигезләде. Нәтиҗәдә, бу мавыктыргыч уен 2:2 исәбе белән тәмамланды.
Әлбәттә, безнең егетләрнең җиңәргә мөмкинлекләре бар иде. Алар дүрт тапкыр, шул исәптән матчның соңгы секундларында да, штангага эләктеләр. Өстәвенә, көндәшебез еш кына артта калды, әмма питрәчлеләр әлеге өстенлектән файдалана алмады.
 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше