Аны иганәчеләр акчасы хисабына сатып алдылар
Шәле авылы мәдәният йортының спорт залына дзюдо дәресләре өчен тантаналы рәвештә спорт җиһазлары тапшырылды.
Чарада Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин һәм Татарстан Республикасы дзюдо федерациясе вице-президенты Раил Моратшин катнашты.
Район башлыгы исеменнән иганәчеләргә Питрәч районында физкультура һәм спортны үстерүдә ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт белдерелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды.