Балаларның шат елмаюы бар нәрсәдән кадерлерәк
1 июнь – озак көткән җәй башлану гына түгел, дөньяның күп кенә илләрендә балаларны яклау көне билгеләп үтелә торган бәйрәм дә. Питрәчтә ул бик матур һәм нәтиҗәле үтте, көне дә кояшлы, матур булды.
Иртәдән район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне шахмат турниры көтә иде. Бу өстәл уены җиңел уен түгел, кечкенә катнашучылар бу биремне лаеклы үтәп чыкты. Аларның һәркайсы барысын да игътибар белән өйрәнде, уйлады, аннары гына чираттагы адымын ясады. Балалар кагыйдәләрне яхшы беләләр, алар зирәклекләрен һәм логик фикерләүләрен күрсәтте. Күп кенә ата-аналар үз балалары белән шахмат артында күп вакыт уздыруларын әйтеп үтте.
- Миңа әтием шахмат уйнауга мәхәббәт уятты, - дип сөйләде «Родничок» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Владимир Егоровның әнисе Инесса Егорова.
– Мин мәктәп турнирларында катнаша идем, призлы урыннар да алдым. Хәзер бу мавыгуның миндә бик күп уңай сыйфатларны үстерүен аңлыйм, шуңа күрә балаларны да кечкенәдән шахмат белән таныштырам. Без ирем белән балалар белән өйдә турнирлар оештырабыз, гомумән, бу уен безгә көндәлек вакытыбызны файдалы үткәрергә ярдәм итә. Олы улыбыз Игорь мәктәптә узган ярышларда катнашты, хәзер менә кечкенәсе дә үз көчен сынады. Ул өченче урынны алды. Без, әти-әниләр дә турнирда катнаштык. Бик кызыклы һәм күңелле булды, ә иң мөһиме – балаларга ошады.
Ленино-Кокушкиноның «Родничок» балалар бакчасыннан әниләр командасы җиңүче булды, әтиләр арасында Питрәч районының «Кыңгыраучык» балалар бакчасы командасы беренче урынны алды. Малайларның зурлар төркемендә шахмат уены буенча лидер - Питрәч «Кыңгыраучык» балалар бакчасыннан Данир Әлмиев, әзерлек төркемендә Кощакның «Теремок» балалар бакчасыннан Арслан Әхмәдов. Кызлар арасында мәктәпкә әзерлек төркемендә Колай авылының «Кыңгыраучык» балалар бакчасыннан Сара Абдельгараб иң яхшысы булды.
Интеллектуаль ярыштан соң барысы да балалар шәһәрчегенә китте. Балаларның шат көлүе, төсле шарлар, Питрәч йолдызчыкларының дәртле чыгышлары, күңелле уеннар, конкурслар – балаларны яклау көненә багышланган чараның иң матур мизгелләре булды.
- Без ел саен балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез, гаилә белән мондый чараларга бик теләп киләбез, - дип билгеләп үтте Айгөл Хурамшина. - Бу юлы бәйрәм аеруча гаҗәпләндерде, матур иҗади номерлар, интерактив мәйданчыклар күп, вакытны күңелле уздырдык, балаларга да күңелле булды. Ә аларның шат елмаюы - бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк, кадерлерәк.
- Бүген малайлар һәм кызлар бик күп иде. Без бергә батутларда сикердек, кызыклы уеннар уйнадык, - диләр аның улы Илдар һәм кызы Эмилия.
Сәхнәдә районның талантлы балаларын бүләкләү тантанасы да узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов аларга район башлыгы Илһам Кашаповның мактау грамоталарын һәм бүләкләр тапшырды. Питрәч районында мәдәният һәм спортны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен республика, бөтенроссия, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары – Айгөл Әхмәтшина, Фирүзә Гобәйдуллина, Эльвира Бадикова, Анастасия Пронина, Әсхәт Хәбибрахманов, Сәймә Шаһиәхмәтова, Әсхәт Шәйхисламов һәм башкалар бүләкләнде.
- Мин күп еллар дәвамында районның иҗади тормышында даими катнашам, күп кенә конкурсларда җиңәм, - диде Татар Тау Иле авылы мәктәбе укучысы Фирүзә Гобәйдуллина. – Соңгы казанышларымның берсе – «Иҗади уңыш» Халыкара конкурсында яулаган беренче урын.
Әлбәттә инде, ул вокал номеры белән балалар шәһәрчеге сәхнәсендә дә чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа