Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!

"Алга" ("Вперед") район газетасы Питрәч районы, аның тормышы һәм кешеләре, аларның проблемалары һәм шатлыклары турында язуын дәвам итә. Хәзер безнең басманы сайт, телевидение тулыландыра. Алар да Питрәч авыллары тормышын җентекләп күзәтәләр, шулай да аларны районның төп массакүләм мәгълүмат чарасы - газетадан башка күз алдына китереп булмый. Килешәсездер, аннан башка безнең...

2017 елның II яртыеллыгы башланды һәм узган язылу кампаниясе нәтиҗәләрен ясау вакыты килеп җитте. Район буенча "Алга" ("Вперед") газетасына язылу планы почта бүлекләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән 93 процентка үтәлде. Өйгә китереп бирү рәвеше белән 1385 питрәчле язылды. Тагын 414 кеше безнең басманы альтернатив язылу кысаларында, редакциядән яки эшләү урыны буенча алачак. Безнең белән булулары өчен без аларның һәрберсенә бик рәхмәтле. Яңа яртыеллыкка альтернатив ысул белән һәрвакыт вакытында һәм оператив рәвештә языла торган оешма коллективларына - район мәгариф бүлегенә, район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләренә, "Айгөл", "Каенкай", "Кояшкай", "Бәләкәч" балалар бакчаларына, Ленино-Кокушкино һәм Колай мәктәпләре һәм балалар бакчаларына, Яшьләр үзәгенә, Питрәч комплекслы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенә, балалар иҗат йортына аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез. Район пенсия фонды идарәсе, халыкны социаль яклау бүлеге һәм "Кайгырту" үзәге, "Шатлык" социаль приюты, эш белән тәэмин итү үзәге, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча "Татарстан республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге", финанс-бюджет палатасы, район хәрби комиссариаты, "Техник инвентаризация бюросы", туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә системасы, "Росгосстрах", "Ак Барс Банк", ТР буенча Росреестр идарәсе Питрәч бүлеге, район Советы башкарма статистика бүлеге, "Питрәч" идарәче компаниясе, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге советы, Питрәч районы суд приставлары бүлеге коллективларына зур рәхмәт. Бу яртыеллыкта безгә шулай ук Питрәч районы үзәк хастаханәсе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Питрәч бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Питрәч районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, "Агрострой" ҖЧҖ район газетасына почта аша һәрдаим язылалар, һәм безнең иң тугрылыклы укучыларыбыз - ветераннар да безнең белән.
Сез, укучыларыбыз ярдәмендә, район газетасы яши, һәм аның битләрендә сезнең һәрберегез үзегез, танышларыгыз һәм дусларыгыз турында укый, якыннарыгызны котлый, Питрәч яңалыкларын һәм бездә уза торган чаралар турында алдан белә һәм башка бик күп файдалы мәгълүматлар белән таныша ала. Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт! Без сезнең өчен эшлибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса