Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң-иңнәрне җыйган бәйрәм

Берьюлы 500 бала бер урынга җыелган! 26 декабрьдә Питрәчтәге мәдәни-спорт комплексына барлык авыл җирлекләреннән район башлыгы Яңа ел чыршысына шулкадәр бала килде. Бәйрәмгә чакыруны 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200 питрәчле мәктәп укучысы алды. Алар төрле олимпиадаларда, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, сәнгать, музыка, спорт мәктәпләренең иң яхшы тәрбияләнүчеләре.

"Төшләрне саклаучылар" яңа ел театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде бу көнне. Тылсымлы эликсир җирдәге золымны гәүдәләндерүче Кромешкинны юк итәргә тиеш. Бу эликсир составына игелек, шатлык, күңел ачу, ярату, бәхет һәм, иң мөһиме, могҗиза керергә тиеш. Әкияттә катнашучылар нәкъ менә шуны эзли.
Программаны алып баручы Екатерина Надейкина тамашаны ачып:
- Менә 2013 ел да ахырына якынлашып килә. Ул Россиядә әйләнә-тирә мохит елы, ә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы итеп игълан ителгән иде. Күп яхшы эшләр башкарылды. Сез дә балалар, чын күңелдән тырыштыгы. Без сезнең укудагы, спорттагы һәм иҗаттагы уңышларыгызны беләбез. Бүген район мәктәпләреннән иң яхшы вәкилләрнең җыелуы бик күңелле хәл, - диде.
Район башлыгы Эдуард Дияров иң яхшы укучыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды. Бирегә килгән балаларга, укытучыларга, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы һәммәсен бәйрәм белән котлады һәм түбәндәгеләрне әйтте:
- Бүген районда балалар өчен күп нәрсә эшләнә, яхшы шартлар тудырыла. Балалар үзләре теләгән юнәлешне сайлый алсын өчен дистәләгән түгәрәкләр, спорт секцияләре, боз сарае эшли. Сезнең уңыш-казанышларыгызны күреп, сөенми мөмкин түгел.Һичшиксез, сезнең җиңүләрегездә укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналарыгыз тырышлыгы да зур урын алып тора. Аларга моның өчен рәхмәт! Без үзебезнең яктан сезнең тормышыгыз тулырак һәм кызыграк булсын өчен тырышачакбыз. Сез безнең өмет һәм ышанычыбыз.
Кышкы вакыйга турында сөйләгәндә Әкиятче балаларны тылсым дөньясына алып кереп:
- Кышкы кич бик озын, әйтерсең табигать үзе әкият көтә. Ул уйчан һәм бераз серле. Һәм әкият килә: ул тәрәзәләргә күз сала, ерактагы караңгы урманнан, айның серле яктылыгыннан һәм ботак-сатакларның шыгырдап ярылуыннан төнге тын һавада килеп керә. Бу вакыйга бервакыт Яңа ел алдыннан була, - ди.
Чыннан да, яшь тамашачылар һәм тамашачылар күз алдында гаҗәеп әкияти могҗиза башлана. Ул, матур гадәт буенча, игелекнең золымны җиңүе белән тәмамлана.
Балалар аннары "Божья коровка" вокаль ансамбле, "Пластилин", "Бусинки", "Сәяхәт", "Гретта", "Мечта" хореография коллективлары, "Ритм" вокаль ансамбле, 1 һәм 2 нче мәктәпләрнең бию төркемнәре, Зилә Гибатова, Юлия Макарова җырлавын, "Фреш-мобиль" проектында катнашучылар һәм башкаларның чыгышларын алкышларга күмде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әзерләгән тамашаның искиткеч матурлыгын билгеләп үтми мөмкин түгел. Аңарда 300 ләп кеше катнашуын да билгеләп үтү дә җитә. Ул, чын мәгьнәсендә, искиткеч тәэсирләр калдырды.
Бу көнне бөтен балалар да татлы бүләкләр белән бергә яхшы кәеф тә алып китте. Ә оештыручылар балаларга Яңа ел бәйрәме бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса