Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кошчылык тармагы үсеше куандыра

Районыбызда Россия кошчыларының икътисадый форумы булып узды. Анда галимнәр, Россиянең эре кошчылык компанпияләре һәм холдинглары, икътисадый хезмәт өлкәләре вәкилләре катнашты. Форумның төп темасы булып әлеге өлкәдәге проблемалар, аның киләчәге, катлаулы икътисадый шартларда үсеш перспективасы торды.

Кунакларның визиты "Ак Барс" кошчылык комплексы"ның дүртенче бүлекчәсеннән башланып китте. Биредә оешманың генераль директоры Илһам Кашапов "Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ төзелеш, реконструкция, модернизацияләү" инвестиция проектының беренче нәтиҗәләре турында презентация үткәрде. Форумның пленар өлеше район мәдәният йортында үтте.

Киңәшмәне Россия кошлар берлеге президенты, Россия фәннәр академиясе академигы Владимир Фисинин ачып җибәрде. Ул аның өчен Питрәч районы, иң беренче чиратта, "Ак Барс белән ассоциацияләшүен әйтеп китте.

Икенче булып киңәшмәдә район башлыгы Эдуард Дияров чыгыш ясады:

- Авыл хуҗалыгы безнең районыбызны әйдәп баручы, өстенлекле юнәлеш. Ә "Ак Барс" - район бюджетын тәшкил итүче төп предприятие булып тора.

Бүгенге көндә кошчылык комплексы өч юнәлештә үсеш ала: ит, йомырка һәм эшкәртү юнәлешләре. Предприятиенең финанс-икътисад хезмәте башлыгы Мөнирә Габдуллаҗанова үзенең чыгышында көтелгән керем 6,2 миллиард сум булуын билгеләп китте. 2015 елда тере массада 50 мең тонна кош ите алырга планлаштыралар (узган елга караганда 105 процент).

Бүгенге көндә кошчылык комплексында йөздән артык исемдәге продукция чыгарыла. Халык әлеге продукцияне бик теләп ала. 2017 елда кош караучылар 75 мең тонна кош ите алырга планлаштыра.

Җитештерү елдан-ел киңәя, яңа мәйданчыклар төзелә. Болар барысы да алда торган мәсьәләләрне хәл итүне сорый. Бүгенге көндә төп өч мәсьәлә: тиресне утильләштерү, кош итен һәм комбиазык эшкәртү.

- Бүгенге көндә яңа базалар төзү таләп ителә, - дип билгеләп китте үзенең чыгышында Мөнирә Габдуллаҗанова.

Киңәшмәдә шулай ук үстерү технологиясе мәсьәләләре, продукцияне сату, реклама мәсьәләсе дә кузгатылды. Залда, хәтта, күпме табышның рекламага китүе турында да сорау булды.

"Юбилейное" ААҖ СХП директоры Ришат Хисмәтуллин үзенең чыгышында да бу турыда әйтеп үтте:

- Продукция яхшы икән, рекламага мохтаҗ түгел, - диде ул.

Республикада тавык ите җитештерү белән "Челны-бройлер" һәм "Ак Барс" холдинг компаниясе филиаллары шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса