Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле питрәчлеләр, район кунаклары!

Тиздән 2012 ел да тарихка кереп калачак. Һәм бу минутларда без аның шатлыклы һәм борчулы мизгелләрен искә төшерәбез, алдагы елның уңышлырак, яхшырак булачагына өмет итәбез.
Шунысы сөендерә, узып баручы ел тормышыбызның барлык тармаклары өчен дә уңышлы булды. Республика җитәкчелегенең олы ярдәме белән районда төрле дәүләт программалары яхшы гына тормышка ашырылды. Шул исәптән төзелеш тармагында да зур эшләр башкарылды: юллар төзелде һәм ремонтланды, торак йортлар, социаль объектлар сафка басты. Күн һәм Пимәр авылларында фельдшерлык-акушерлык пунктлары эшли башлады. Кибәч авылында яңа мәдәният йорты, ә Питрәчтә көтеп алынган Боз сарае үзенең ишекләрен ачты. Шунысы сөендерә, узып баручы елда районыбызның өч мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Шул исәптән Питрәчнең 2 нче номерлы мәктәбендә тулы реконструкция эшләре үткәрелде. Бу елда торак йортлар төзү программасы да уңышлы тормышка ашырылды. Шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарына барлык уңайлыклары булган фатирлар бирелде. Гомумән, быел районда 22250 квадрат метр торак тапшырылды.
Һәрберебезнең дә исендәдер, 2012 ел игенчеләребез өчен зур сынау елы булды. Шуңа да карамастан, алар алга куелган бурычларын уңышлы үтәде - кыска гына вакытта уңышны җыеп алды, тиешле күләмдә терлекләргә азык әзерләделәр. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 2 миллиард сум тәшкил итте. Бу тулай региональ продуктның 49 процентын тәшкил итә.
Бу һәм башка казанышлар - сезнең белән уртак тырышлыгыбыз, һәм, билгеле, илебез, республика җитәкчелегенең олы ярдәме нәтиҗәсе.Үткән елда эшләнгәннәргә тиешле бәя биреп, без яңа планнар корабыз, яхшырак тормышка омтылабыз һәм моны булдыра алабыз.
Хөрмәтле питрәчлеләр! Яңа елның үзенә күрә бер кабатланмас үзенчәлеге була. Бу бәйрәм аеруча җылы һәм эчкерсез. Яңа елда барлык теләкләрегезнең һәм хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Гаиләләрегездә муллык булсын, сезгә сәламәтлек, бәхет килсен. Яңа ел белән сезне!
Шәйхулла НАСЫЙБУЛЛИН,
Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса