“Монда һәркемгә уңайлы һәм җылы булуын телибез”
Ленино-Кокушкино авылындагы Яшьләр үзәге бинасына капиталь ремонт ясый башладылар. Әлеге бина бик нык тузган, түбәсеннән су үтә, тәрәзәләреннән җил өрә. Авыл халкы монда ремонт ясауларын бик озак көтте.
Яшьләр үзәге авылда иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булып тора. Бинада бик күп оешмалар урнашкан, авыл җирлеге советы башкарма комитетыннан алып авыл җирлегендәге бердәнбер спорт залы һәм яшьләр өчен тренажер залына кадәр. Шулай ук ул клуб ролен дә үти. Монда җыеннар, концертлар һәм төрле чаралар үтә. Авылныкылар гына түел, ә кайвакыт район чаралары да уза.
Бинага төзелгәннән бирле - 30 елдан артык вакытта косметик ремонт кына ясалган. Яшьләр үзәге коллективы авыл яшьләре белән берлектә кайбер урыннарны буяганнар, линолеум алыштырганнар, кадаклаганнар, ябыштырганнар.
- Безнең бинага ремонт күптәннән кирәк иде инде. Без ел саен үз көчебез белән нәрсәдер эшләргә тырыштык, әмма, үзәкнең нормаль эшчәнлеге өчен бу гына җитми, - диде Яшьләр үзәге директоры Ольга Макарова. - Әлбәттә, төп проблема, түбә. Түбәдән кар, яңгыр үтсә, юештән барысы да чери, җимерелә бара.
Чыннан да, хәзер спортзал бик начар хәлдә - иске тәрәзәләрнең кайбер урыннарында пыялалары да юк (алыштырыр өчен андыйларны табуы да кыен), стеналарда буяу кубып беткән, берничә урында идәннәр күгәргән. Әмма тиздән барысы да үзгәрәчәк.
Узган ел Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты боерыгы белән тузган бинага капиталь ремонт ясау өчен средстволарның бер өлеше бүлеп бирелгән. Моңа мондагы барлык учреждение һәм оешмаларның хезмәткәрләре һәм балалар, ата-аналар һәм яшьләр, Яшьләр үзәгенә йөрүчеләрнең барысы да бик нык куанды.
- Без моңа бик шат, әлбәттә. Бу ремонтны бик күпләр көтте, - диде Ольга Макарова. - Безгә биш йөзгә якын бала йөри. Бию, вокал, спорт секцияләре - волейбол, баскетбол, футбол, көрәшкә йөриләр. Шахмат һәм шашкалар да уйныйлар. Монда Ленино-Кокушкино сәнгать мәктәбе, китапханә дә эшли. Ата-аналар балаларын көткән арада теннис уйнап вакытларын үткәрә. Район үзәгеннән кинотеатр хезмәткәрләре фильмнар күрсәтәләр. Әлбәттә, аларның барысына да монда уңайлы, якты, җылы булуын телибез без.
Яшьләр үзәгенең тату коллективы да бу вакыйгага сөенеп туя алмый.
- Бездә яшьләр бик күп, - диде яшьләр үзәгенең өлкән тренеры Равил Төхвәтуллин, ул монда ачылганнан бирле эшли. - Балалар җәен дә, кышын да монда бик теләп йөри. Һәм беркем дә беркайчан да әрләшми, бәхәсләшми. Киресенчә, нәрсәдер ремонтларга кирәк булганда ярдәм генә итәләр. Аларга яхшы шартлар гына кирәк, монда алар тиздән булыр дип өметләнәбез.
- Без монда еш киләбез, безгә монда ошый, - диде Айзат Габдрахманов һәм Адель Мәхмүтов. Алар футбол белән шөгыльләнәләр, теннис уйнарга киләләр, мәктәптән соң еш кына Яшьләр үзәгенә керәләр. - Безнең спортзалда түбәне рәтләүләрен бик телибез.
Бик тиздән аларның теләкләре тормышка ашачак. Хәзерге вакытта монда барлык тәрәзәләрнең 80 процентка якынын алыштырганнар, спорт залында яңа тәрәзәләргә чират көтә, эчке ишекләрне алыштыралар. Тиздән төзүчеләр иң проблемалы урынга - тышкы яктан җимерелгән стеналарга, шулай ук тузган түбәгә күчәчәкләр. Түбәне яңача эшләргә вәгъдә итәләр, стенаны яңартачаклар һәм ныгытачаклар. Шулай ук үткәргечләр, идәннәргә ремонт таләп ителә, стенаны бизәргә кирәк. Бу эшләрне алга таба средстволар күчерелгәннән соң башкарасы булачак.
Әле тагын Яшьләр үзәге, яңа аппаратуралар турында хыяллана - музыкаль һәм яктырткыч. Булганнарының күбесе үзәк бинасы яшендә һәм елдан-ел сафтан чыга баралар. Шулай да булган арсенал белән иҗади коллектив питрәчлеләргә матур бәйрәмнәр, кызыклы вакыйгалар бүләк итүен дәвам итә, ә монда тәрбияләнүчеләр төрле конкурс һәм фестивальләрдә зур җиңүләргә ирешеп, ата-аналарны һәм остазларны куандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа