Мәскәү оборонасында катнашучы питрәчлегә медаль тапшырдылар
Сугыш ветераны, питрәчле Николай Михайловка "Мәскәү өчен сугышка 75 ел" медале тапшырдылар. Николай Михайловичка "Чигенергә урын юк. Безнең артта - Мәскәү" дигән боерыкны үзенә ишетергә туры килгән.
Мәскәү өчен сугыш - икенче бөтендөнья сугышы вакытында иң мөһим көрәшләрнең берсе. Монда, башкаладан ерак түгел урында гитлер армиясе беренче тапкыр җитди җиңелүгә дучар була. Мәскәү янындагы фашист гаскәрләрен тар-мар итү сугыш барышында һәм тарихта кискен борылыш була. Гитлер планы уңышсызлыкка юлыга, шулай итеп "гитлер армиясе җиңелми" дигән риваять юкка чыгарыла. Монда якташыбыз Николай Михайлов та сугышчан чыныгу алган.
Сугыш башланганда ул армиядә хезмәт иткән - кызыл байрак Амур флотында. Радио аша Молотовның легендар чыгышын тыңлаганнан соң ул беренче чакырылыш белән фронтка китә. Бу чорда немецлар Мәскәүгә якынлашкан була. Николай Михайловичны 84 нче диңгез бригадасына билгелиләр. Ул Клин, Высоцк, Солнечногорск, Волоколамскны азат итә. Волоколамск шоссесында беренче тапкыр яралана. Мәскәүдә Тимирязевск медицина академиясендә дәваланганнан соң яңадан фронтка кайта, 180 нче укчылар дивизиясендә аерым разведка ротасында хезмәт итә. Николай Михайлович Польша һәм Украинаның күп кенә шәһәрләрен азат итүдә катнаша.
Бөтен ил кебек Михайловлар гаиләсе уртак җиңүгә зур өлеш кертә. Аннан тыш, фронтка өч абыйсы да китә. Әтисен тегүче буларак солдатларга хәрби кием тегәргә чакыралар, олы апасы сугыш дәвамында хәрби заводта эшләгән.
Батыр сугышчы күкрәген Кызыл Йолдыз ордены, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Мәскәүне азат иткән өчен", "Сталинградны азат иткән өчен" медальләре бизи. Бу көнне район хәрби комиссары Владимир Гузич һәм халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева "Мәскәү өчен сугышка 75 ел" истәлек билгесе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа