Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Түбәләр тузган, торбалар искергәнме? Капиталь ремонт ярдәм итәчәк

Быел капиталь ремонт программасына Питрәч районындагы алты күп фатирлы йорт кертелгән. Алар арасында иң тузганы - 1959 елда төзелгән, шулай ук 80 нче елда салынганнары да бар. Кырык ел элек аларны куллануга тапшырган булганнар. Шул көннән бирле монда төзүчеләрнең булуы икеле. Монда проблемалар җитәрлек. Шуңа да халык бу ремонтны көтеп...

- Безнең йорт 1971 елда салынган. Түбәдән дә су ага, суүткәргеч, канализация дә бик нык тузган, - диде Колай авылы Профсоюз урамының 36 нчы йортында әнисе белән яшәүче Тәнзилә Зәйнуллина. - Әни бу йорт төзелгәннән бирле монда яши. Йортны ремонтларга чират җитүенә шатбыз, әлбәттә. Нәтиҗәне бик көтәбез. Подъездларда да ремонт ясаячаклар, тәрәзәләрне алыштырачаклар, диләр. Түбәне менә бик яхшы эшләделәр!

Бу авылда "Строймонтажком" ҖЧҖ подрядчылары эшкә инде узган айда ук керешкәннәр һәм инде күп нәрсә эшләргә өлгергәннәр. Монда яшәүчеләр күзәтчелеге астында искергән түбә төзекләндерелгән, һәм мастерлар шунда ук яңа атламалар, ә аннары түбә дә урнаштырганнар.

- Шушы көннәрдә түбә эшләрен тәмамладылар, басмаларны әле алмадылар, - диде авылда яшәүче Ислам Галимов. - Сыйфатлы һәм тиз эшлиләр. Шулай ук суүткәргечне, подъездлардагы электриканы төзекләндерергә дә вәгъдә бирделәр. Карарбыз, ничек булыр.

- Чыннан да, программада каралган алты төр эштән тыш, тагын берничә эш башкарачаклар. Су белән тәэмин итү системасын яңартудан тыш, әлеге 16 фатирлы йортта уртак куллану урыннарындагы электр үткәргечләрне алыштырачаклар, шулай ук ишекләрне ремонтлаячаклар.

Шартлар нигезендә, башкарылган эшләр суммасының 15 процентын йортта яшәүчеләр үзләре түли. Шуңа күрә капиталь ремонт үткәрелгән елда түләүнең бу өлешен алар арасында бүләләр.

- Моңа кадәр, башкалар кебек үк, бер квадрат метрга 5 сум түли идек, - дип өсти Тәнзилә Зәйнуллина. - Ә хәзер 13 сум түлибез. Әмма бу бит вакытлыча. Аның каравы, бездә шартлар яхшырыр, дип өметләнәбез.

Быел капиталь ремонт планлаштырган барлык объектларда да диярлек программаның мәҗбүри пунктлары булып түбә һәм подъездлар тора. Барлык йортларда да диярлек торбалар тузган. Сүз уңаеннан, капиталь ремонтны алты күп катлы йортта үткәрәчәкләр. Колайдагы йорттан тыш, 2017 елда программага Пановкадагы ике йорт (Үзәк урамындагы 21 нче йорт һәм Беренче Май урамындагы 12 нче йорт), Кощакта берәр (Комсомол урамындагы 2 нче йорт), Питрәчтәге (Яшьләр урамындагы 34 нче йорт) һәм Ленино-Кокушкино авылының Үзәк урамындагы 4 нче йорты кертелгән. Төрле төрдәге эшләрне үтәү белән өч подрядчы оешма - алда әйтеп үтелгән "Строймонтажком" ҖЧҖ, шулай ук "Пресс" ҖЧҖ һәм "Кощакның инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ шөгыльләнә.

- Бүгенге көндә Колайда иң күп эш башкарылган, - дип билгеләп үтә "Питрәч - идарәче компаниясе" ҖЧҖ директоры Энсар Сафьянов. - Кощакка һәм Пановкага материаллар алып кайтканнар һәм тиздән эшкә керешәчәкләр.

Торак фонды капиталь ремонты программасына эләккән йортларны сайлауга килгәндә, берничә ел алга исәпләнгән башлангыч исемлекләр бар. Әмма ел саен соңгы план раслана, анда һәрбер йортны комиссия карап чыкканнан соң үткәрергә тиешле эшләр турында нәтиҗә чыгара. Ремонт вакытында да бүленеп бирелгән средстволардан торган сметада ниндидер позицияләр үзгәрә ала.

Әлбәттә, программаның чикләнгән средстволарына тузган йортларны тулысынча реставрацияләү һәм ремонтлау мөмкинлеге юк, мәсәлән, ярым җимерек балконнар яки стеналарны җылыту кебек мәсьәләләр дә хәл ителмичә кала. Әмма, шуңа да карамастан, анда катнашу үткән дәвернең архитектура мирасының гомерен озынайтырга ярдәм итә.

Районда программаның гамәлгә ашырылу чорында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына 72 бина кергән, аларда 163 миллион сумлык эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса