Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яңа түбә астында дәваланалар

Торак пунктларда яңа ФАПлар төзү, искеләрен ремонтлау буенча республика программасы хакында язган идек инде. Әлеге программа нигезендә безнең район ФАПларының тугызына ремонт ясалды. Шушы көннәрдә Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясенең дә түбәсен алыштырдылар.

Без килгәндә эшчеләр түбәгә инде соңгы калайларны ябалар иде. Участок терапевты Кәримов Фәрит Ирек улының эше тыгыз: коридорда чират тезелеп киткән. Табиблык амбулаториясенә көн саен 20-30 кеше мөрәҗәгать итә. Күбесе балалы кешеләр. Һәрберсенә дөрес диагноз куярга, ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк. Фәрит Ирек улы әйтүенчә, быел ленинококушкинолыларга грипп та иртәрәк килгән, һәр ике авыруның берсе әнә шул чирдән зарлана.
Ленино-Кокушкино авылы районда иң зур торак пунктларының берсе. Биредә өч меңгә якын кеше яши. Шуңа күрә табиблык амбулаториясе хезмәткәрләренең эше һәрвакыт җитәрлек. 1987 елда төзелгән табиблык амбулаториясенең моңарчы тышкы ремонт күргәне булмаган. Бары эчке эшләр генә эшләнгән булган. Түбәсе искереп кайбер урыннардан су да үтә башлаган. Быел исә амбулатория республикабыздагы беренчел буын медицина учреҗдениеләренә ремонт эшләре башкару программасына эләккәч, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең дә, дәваланучыларның да шатлыгына чик булмый. Биредә түбә ябу эшләрен Кукмарадан килгән төзүчеләр бригадасы башкара. Тәҗрибәле төзүчеләрнең эш нәтиҗәсе ерактан ук күренә: зәңгәр профнастил түбә әллә кайдан балкып тора.
Авыру беркемнән дә сорап килми. Бигрәк тә авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен, ФАПлар, табиблык-амбулаторияләре, бердәнбер өмет чаткысы. Чөнки авылда шәһәр җирендәге кебек адым саен шәхси клиникалар, түләүле медицина үзәкләре юк. Авыл халкының бар ышанычы - үз табиблары. Шуңа күрә беренчел буын медицина учреждениеләренә игътибарны киметмәскә, киресенчә, аларның матди-техник базасын ныгытырга, андагы шартларны яхшыртырга, кыскасы авыл халкына тиешле медицина ярдәме алу мөмкинлеге тудырырга кирәк.
Район хакимияте 2013 елда да әлеге программаны тормышка ашыру өстендә эшен дәвам итәчәк. Шулай кирәк тә. Чөнки район зур, ремонт көтүче ФАПлар да җитәрлек.
Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясе тиз арада яңа түбәле булды. Авыл халкы өчен бу зур сөенеч. Дәваланырга килгән авырулар да: "Табибларыбыз яхшы, дәвалану шартлары бар. Инде менә яңа түбәле дә булдык", - дип сөенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X