Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Корбан чалу белән без Аллаһыга якынаябыз

Күпләребезгә корбан чалу йоласының тарихы билгеледер.

Раббыбыз ике олуг пәйгамбәргә зур сынау җибәргән: Ибраһим галәйһиссәламгә улы Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан итәргә әмер кылынган. Бу кыйссадан без аларның бу сынауны тиешле дәрәҗәдә үтүләрен күрәбез. Әмма моның хикмәте, сере бар, әлбәттә. Сынауны алар Аллаһы Тәгаләне ихластан ярату, Аңа тәвәккәл итүләре нык булганга күрә үтәләр. Бу ихласлыкка, тугрылыкка җавап итеп, Раббыбыз пәйгамбәрләренә бүләк – корбанлыкка дип хайван иңдергән.
Һәр елны, корбан чалу вакыты җиткәч, без әлеге вакыйганы искә алып, гыйбрәтләнәбез, чөнки монда һәркем өчен дә дәресләр бар. Раббысына карата рәхмәтле булган, Аның һәр әмерен берсүзсез башкарырга күнеккән Ибраһим галәйһиссәламнең тугрылыгы, ата-ана сүзеннән чыкмаган, тулысы белән Раббысына тәвәккәл кылган Исмәгыйль галәйһиссәламнең батырлыгы. Һәм, әлбәттә, инде адәм балаларының дошманы булган, һәр адымда аларны сагалап торган, адаштырырга теләгән шәйтанның түбәнлеге.
Тагын шунысын да белик: корбан чалу белән без Аллаһыга якынаябыз. Бу йола белән Раббыбыз кеше канын коюны тыя. Үзенең киң рәхмәте белән Ибраһим галәйһиссәламгә һәм безгә хайванны корбан итеп китерергә әмер биреп, шул корбанлык белән мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык, кардәшлек җепләрен ныгытырга куша. Әлбәттә, Ул безнең корбанлыкларыбызга мохтаҗ түгел. Раббыбыз, гомумән, бернигә дә һәм беркемгә дә мохтаҗ түгел. Ә менә без, Ул әйткән әмерләрне үтәүгә, Аңа якынаюга мохтаҗ.
Хаҗ сүрәсендә әйтелгәнчә:
“Аларның итләре дә, каннары да Аллаһыга ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә”.
«Әл-Хаҗ», 22:37
Ягъни, без корбанлыкны чалганда күңел халәтебез нинди булса, шул Раббыбызга ирешәчәк. Шуңа да корбанлыкларыбызны ихлас күңелдән, Раббыбызның ризалыгын алуга өметләнеп, бар күңелебезне биреп чалабыз.
Аллаһы Тәгалә беребезгә дә авырлык теләми. Диндә һәрнәрсәнең үз тәртибе, рәте бар. Биредә дә шулай. Әгәр кешенең әлегә бу вәҗиб (тиешле) гамәлне үтәү мөмкинлеге юк икән, корбан чалу вазифасы аның өстеннән төшә. Әмма инде финанс яктан мөмкинлегебез бар икән, без корбан чалып, аны билгеле урыннарга урнаштырырга тиеш булабыз. Корбан чалып, тормышыбызны тагы да бәрәкәтле итик. Аллаһы юлында тоткан малыбыз безгә меңе белән әйләнеп кайтачак бит. Корбанны нәкъ менә шул ният белән чалыйк. Раббыбызның безгә мәрхәмәт буларак бирелгән бу олуг нигъмәтен дөрес кулланыйк. Раббыбызның ризалыгына ирешеп, тормыш юлыбызны Ислам нуры белән яктыртыйк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса