Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Мария Максимова тормышта булган кызык хәлләр белән уртаклаша

Укучыларыбыз игътибарына

“Платон бабай маҗаралары”

Элек Әлбәден авылында яшелчә бакчасы булган. Анда бригадир булып Платон бабай эшләгән. Бакчага кишер, суган, помидор, кыяр, кәбестә утыртканнар. Хатын-кызлар Мишәдән су ташып сипкән. Бакча сакларга Иван исемле яшүсмер малай эшкә керә. Ул җәйнең матур кояшлы көннәрендә яшелчә бакчасын тау башындагы шалаштан күзәтеп, саклап яткан. Бакча тау астында Мишә буена урнашкан. Яр буеннан казлар бакчага менгәч, ул аларны малайлардан кудырган. Бер-ике кыяр биреп.
Шулай көннәрдән бер көнне Платон бабай: “Иван энем, син көндез, мин төнлә бакча сакларга төшәм”, - ди. Иван күп уйлап тормыйча, җавап та биргән. “Тау башында шалашта утырма, аннан караңгыда берни дә күрмәссең”, - ди. Яр буена барып утырыга әйтә. Кая утырырга кирәклеген дә күрсәткән. Аның күрсәткән урыны су коена торган җир икән. Яры текә, суы тирән. Йөгереп килеп суга сикерергә уңайлы җир. Кичке уеннан малайларны кыяр урларга бакчага алып төшә. Малайларга яшеренеп утырырга куша. Мин сызгыргач, килерсез, ди. Яшеренеп үрмәләп барып, Платон бабай утырган җиргә дүрт-биш метр кала. Ул сикереп торып, барлык көченә йөгереп, баш өстеннән суга сикерә. Судан чыгып, яр өстенә менсә, Платон бабайдан җилләр искән. Иван малайларга әлеге хәлне сөйләгәч, тәгәри-тәгәри көлгәннәр. Платон бабайның йөгерә-йөгерә өенә кайтып киткәнен күргәннәр. Малайлар туйганчы кыяр ашап, кесәләренә тутырып, кичке уенга әйләнеп менгәннәр. Икенче көнне иртән очрашкач, төннәр ничек узды, кыяр урлаучыларны тоттыңмы, дип сораган Иван бабайдан. “Әй, энем, куркудан йөрәгем чүт ярылмады. Йокымсырап киткән идем, әллә пәри, әллә җен, әллә су иясе баш өстеннән суга сикерде. Мин, тиле, синең сүзеңә карап, яр буенда утырдым, шалашта утырырга кирәк булган”, - ди. Иван Платон бабай сөйләгәндә көч-хәл белән генә түзеп торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса