Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Расыйха бәете

Бу бәетне Чыты авылында туып-үсеп, бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән Расыйханың якты истәлегенә багышлап язам. Аның рухына дога булып барып ирешсен.

Расыйха бәете
Бисмилләһи вә билләһи, 
Җитә Ураза гаете,
Мин язамын сез укырсыз,
Расыйха ханым бәетен.
Картайганчы тигез яшәрбез дип,
Матур тормышлар кордык,
Корган планнар акланмады,
48 ел гына тигез тордык.
Синең белән бергә яшәгәндә,
Тормыш нужаларын күп күрдек,
Казахстан, Татарстан калалары,
Бөтен ил буйлап йөрдек. 
Кайда гына яшәсәк тә,
Туган як үзенә тартты,
Әти-әни, туганнар да
Туган җирдә яшәтү яклы.
Рәшит, бәгърем, синең белән,
Ике ул, бер кыз үстердек,
Картлык көндә алардан,
Шөкер, мәрхәмәт күрдек.
Балаларым, рәхмәт сезгә,
Хөрмәт иттегез безне,
Кызым, сиңа бик зур рәхмәт,
Тәрбия кылдың мине.
Матур тормышка өметләнеп,
Яңа йортлар җиткердек,
Кешечә, яхшы булсын, диеп,
Барсын да үстердек.
Авылда яшәгәч, авылча дип,
Үгезен, тавыгын үстердек,
“Авыл күчтәнәче” диеп, 
Дус-туганга авыз иттердек. 
Рәшит, бәгърем, ничек яшисең?
Юксынасыңмы мине?
Әҗәлгә каршы торып булмый шул,
Шулай язгандыр инде.
Өч елдан артык көрәштем,
Яшисем килгән иде,
Син дигәнчә генә түгел,
Язмыш аерды безне.
Әни, бәгърем, туганнарым,
Аерылулар авыр икән,
Ничек кенә тырышсаң да,
Әҗәлдән калып булмый икән.
Әни, бәгърем, без мөселманнар,
Сабыр итә беләбез.
Иртәме-соңмы, барыбыз да
Аллаһ хозурына күчәбез.
Исән чакта кадерен белик,
Газиз аналарыбызның,
Әнкәй, хәерле гомерләрен бирсен,
Калган балаларыңның.
Расыйха, бәгърем, ташлап киттең,
Инде нихәлләр итим?
Бу кайгы-хәсрәтләргә,
Ничекләр сабыр итим?
Хәлләрем авыр булса да,
“Яшим” диеп яшәдем,
Сау чагында сер бирмәдем,
Яшим, диеп яшәдем.
Кызым, бәгърем, сиңа авыр инде,
Чит җирләрдә берүзең.
Сабыр итеп яшә, кызым,
Авырлыкларга бул түзем.
Улларым, Ренат, Рәсил энем, Фатыйма сеңлем,
Миңа карата булдыгыз мәрхәмәтле,
Үзегезне Ходай олыласын, 
Мин сезгә бик рәхмәтле.
Киленем, сиңа да рәхмәт,
Үз кызым кебек булдың,
Әти-әни, нихәл, диеп,
Елмаеп кайтып кердең?
Кадерле сеңлем, кияүләр, энекәшләр, киленнәр,
Бар да якын иттегез.
Апай, хәлең ничек? – диеп,
Һәрчак сорап тордыгыз.
Газиз әнием һәм туганнар, 
Сез догада булыгыз!
Кара җир астында ята,
Сезнең газиз кызыгыз.
Хәлләрем бик авыр булды,
Шушы авыру җитте башыма,
“Әни,бәгърем, ташлап киттең”, – диеп, 
Балаларым елап шашына.
Сыйныфташлар, дуслар, авылдашлар,
Мине бик зурладыгыз,
Аллаһ каршында булсын,
Иткән изгелекләрегез.
Гомерләрем кыска булды,
Вакытсыз кердем гүрләргә.
Соңгы юлга озатучыларга рәхмәтлемен,
Бар да килде җирләргә.
Язын чәчәкләр сибербез,
Каберең өсләренә.
Расыйхам, тыныч йокла инде,
Каберең эчләрендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса