Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә

Һәр яңа көнгә куанып, шөкерана кылып яшәргә язсын барчабызга да

Рәшидә Фәхриева

Дога укып күңел җиңеләя
Эчен пошса, дустым, укы дога
Ә догадан була җиңеллек.
Бары безгә догалар булыша
Ходайга тапшыр алдан үзеңне.
Дога укып күңел җинеләя,
Йөргән юллар уңа догадан.
Тик иренмә, син көндә сора
Кулларың күтәреп Ходайдан.
Ул ишетә, ул бит безне күрә
Ни кылсак та мәгълүм Ходайга.
Чын күңелдән дога кылсаң әгәр
Ирешелми калмас Ходайга.

Ходаема шөкерана кылам
Иртән торгач шөкерана кылам
Аякларым, кулым йөргәнгә.
Ходаема мең-мең рәхмәт, диям
Сау-сәламәт атлап йөргәнгә.
Иртән торгач шөкерана кылам.
Ике күзем минем күргәнгә.
Шөкерана кылам Ходаема
Саулык биреп эшләп йөргәнемә.
Ходаема шөкерана кылам
Картлык көнгә терәк биргәненә.
Адым саен шөкерана кылам Ходаема
Балаларым көндә хәлем белгәненә.
Йә, ходаем, саулык бирче син аларга
Тигезлектә яшәсеннәр балаларым.
Явызлардан, вәхшиләрдән, динсезләрдән
Сакласаңчы йөрәк парәм балаларым.
Юлларында бирмәсәңче сикәлтәләр
Биек үрләр бирмә, зинһар, сынамачы!
Зур кыялар, җил, бураннар, салкын җилләр
Җинә алмаслык, үтә алмаслык юл куймачы!
Бәхет, тәүфыйк, миһербан, шәфкать
Бирче Ходам син аларга,
Балалары бәхетле булса
Бәхетле була бит ана да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса