Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шигърият сөюче питрәчлеләргә

Шигъри тәлгәшләр

Тол хатын
И, Ходаем, бир сабырлык аңа,
Киләчәк тормышында зур бәхет.
Кыерсытмагыз сез тол хатынны
Аның болай да киңеле китек.
Ничек читен ялгыз тормыш итү
Ялгыз булу күңелле түгел.
Кыргый җилләр кисә йөргеңне
Ә син һаман көтеп яшисең.
Кыерсытмагыз тол хатынны
Аның болай да күңеле китек.
Яшәгез булышып, күңелен күреп
Беркайчан да көлмәгез, кыерсытмагыз.
***
Юллар аерылды, гомерләр өзелде
Канатлар каерылды шул чакта.
Тик сине эзләдем гомерем буена
Кайтмадың, бәгърем, син бит кайтмадың.
Өзелде уйлар, кипте күздә яшьләр
Тик син кайтмадың, ничек көтсәм дә.
Синең сурәтләрең, синең карашың
Тынычлык бирми әле хәзер дә.
Синең кочуың, серле күзләрең
Әле дә истә, әле дә уйда.
Сине югалтыу – зур кайгы миңа
Калган гомерне ничек яшәргә?
Синсез яшәгән көннәр, төннәр шомлы,
Кайтмыйсың кире, олы мәхәббәт.
Кызыгы юк бит миңа дөньяның
Ничек яшәргә миңа, әйт, бәгърем, әйт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса