Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Татарстан халкы еш куллана торган сүзләрне ачыклаганнар

«Яндекс» компаниясе аналитиклары һәм В.В.Виноградов исемендәге Рус теле институты лингвистлары Россия төбәкләренең кайберләрендә яшәүчеләр генә куллана торган җирле сүзләрне өйрәнгән һәм аларның иң кызыклыларын сайлап алган.

Татарстанда белгечләрнең игътибарын «абый» (ир-атларга ихтирамлы итеп эндәшү, бу сүз Башкортстанда да киң таралган), «окушка» («Ока» автомобиле) һәм «малорик» («молодец», бу сүз шулай ук Вологда, Оренбург, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә дә киң таралган) сүзләре җәлеп киткән.

Тел белгечләре Татарстан өчен характерлы булган «чепырка» («ВАЗ-2114» автомобиле) һәм «посчет» (нәрсәдер турында, нәрсәдер уңаеннан) кебек сүзләргә игътибар иткән.

Моннан тыш, республикада еш кулланыла торган сүзләр арасына татар ашлары атамалары һәм кече яшьтәге әңгәмәдәшләргә эндәшү сүзләре («малай» һәм «кыз»), шулай ук «кутарка» (аз акча) һәм «в однеху» (ялгыз гына) сүзләре дә кергән.

Тикшеренү «Яндекс.Дзен» сервисы кулланучылары язган комментарийлар һәм язмалар нигезендә Рус теле көне уңаеннан әзерләнгән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса