Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Татарстанда салкыннар аркасында кисәтү игълан ителде

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Татарстанда 5-13 декабрьдә аномаль салкын һава торышы урнашыр дип көтелә, шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 5-6 декабрьдә бераз кар явачак, 5 декабрьдә төнлә урыны белән буран көтелә. Төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, 5 декабрьдә төнлә аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.

Иртәгә төнлә термометрның терекөмеш баганасы -13, көндез -11 градуска кадәр түбәнәячәк. Чәршәмбе, 6 декабрьдә, төнлә -19, көндез -17 градуска кадәр суыта.

Пәнҗешәмбе, 7 декабрьдә, республикада аз болытлы арктик антициклон урнаша. Якынча фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -29, түбән урыннарда -34 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -25 градустан да югары күтәрелмәячәк. Аномаль салкын һава торышы көтелә, тәүлеклек уртача температура нормадан 10-20 градус түбәнрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса