Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрә Мария Максимова шигырьләрендә яз сулышы

Шигъри тәлгәшләр

Ямьле яз
Тып-тып итеп тамчы тама,
Түбәләрдән көндезен.
Челтерәп ага гөрләвек,
Күргәч, кояшның йөзен.
Бер көн гөрләвекләр акса,
Икенче көнне буран.
Ә өченче көнгә инде –
Салкын җирне туңдырган.
Тиздән Мишәдәге бозлар
Кораб кебек кузгалыр.
Бозлар сәяхәтче булып,
Чулманга юллар алыр.
Һаваларны яңгыратып,
Каңгылдап кошлар кайтыр.
Кар астыннан шытып чыгып,
Умырзаялар атар.
Яратам ямьле яз аен:
Бөреләнә ак каен.
Яшьлегемә кире кайтам
Ямьле яз килгән саен.

Умырзая
Буранлы салкын кыштан соң
Март кояшы елмая.
Язның беренче чәчәге –
Була ул умырзая.
Умырзая шытып чыга
Боз катламы астыннан.
Аның гомере бик кыска,
Өзмәгез сабагыннан.
Язмыш безне сынар өчен,
Мәкер, хәйлә кормасын.
Умырзая кебек безнең
Гомер кыска булмасын.

Язгы ташу
Боз кузгалды Мишә елгасында,
Мишә өсләреннән боз акты.
Яр буенда карап торучылар
Күздән югалганчы озатты.
Ярларына Мишәбез сыймады,
Язгы ташкын белән көрәште.
Ярсып–ярсып акты кар сулары,
Кояш җилләр белән киңәште.
Кояш сипте нурын, җилләр исте,
Кар көртләре эреп югалды.
Гөрләвекләр акты урам буйлап,
Мишәбезгә алар юл алды.
Бер–берсенә юллар бирмичә,
Бәрелешә судагы бозлар.
Һаваларны яңгыратып кайта,
Туган якларына торналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X