9 октябрь 2019 яңалыклары
-
Безнең район проектлары ел саен җиңүчеләр исемлегендә
Питрәч районыннан ике вакыйгалы фестиваль - Russian Event Awards премиясенең гомуммилли финалына чыкты.
-
Волонтерлар "цифр"га күчәргә ярдәм итәчәк
14 октябрьдә бөтен Татарстан цифрлы телевидениегә күчәчәк. Питрәчлеләргә районның волонтерлары контактларын тәкъдим итәбез, алар сезгә "цифр"га күчәргә ярдәм итәчәк.
-
Пенсионерлар компьютер белән дуслаша
Өлкән буын кешеләре өчен Интернет - серле һәм хәтта куркыныч бер дөнья, шул ук вакытта ул аларны магнит кебек үзенә тартып тора. Ата-аналар, әби-бабайлар компьютер артында утырган балаларын, оныкларын кызыксынып күзәтәләлр. Шулай ук алар да читтә яшәүче дуслары, танышлары һәм туганнары белән хат алышырга, видеоэлемтәгә чыгарга, фильмнар карарга, үзләре өчен уңайлы булган вакытта яраткан музыканы тыңларга хыяллана. Акрынлап пенсионерлар компьютердан курку хисен җиңә башладылар. Бүген күпләр үз якыннарының тормышын социаль челтәрләрдә күзәтәләр, үзләре фотолар һәм яңалыклар белән актив уртаклашалар, шулай ук Интернет киңлекнең башка мөмкинлекләреннән файдаланалар.
-
Район спорт тормышы җиңүләргә бай
Күптән түгел авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге тәмамланды, анда «Виктория» комнадасы җиңү яулады. Сигез команда район кубогы өчен көч сынашты. Бер үк вакытта башка спортчылар районнан читтә хоккей һәм картинг буенча ярышларда үз көчләрен сынады.
-
Ярминкә пенсионерларны күп төрле бал һәм бушлай такси белән шатландырды
Питрәчтә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында икенче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Өлкән буын вәкилләре өчен өйгә сатып алынган продукцияне бушлай кайтарып бирү оештырылды. Ярминкәне бал сату буенча ярминкә дип атарга була иде, чөнки анда район умартачылары киң ассортиментта бал һәм башка продукцияләр тәкъдим итте.
-
Келәмдә мавыктыргыч бил алышлар узды
Балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбенең спорт залында 2004-2006, 2007-2009 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча уналтынчы ачык турнир узды. Ярышларда Питрәч батырлары, шулай ук Казан һәм Мамадыш районнары көрәшчеләре дә катнашты. Келәмгә җитмештән артык спортчы чыкты. Турнир кунаклары, һәрвакыттагыча, район данын лаеклы яклаган танылган көрәшчеләребез һәм тренерларыбыз - Иван Баширов, Гайнетдин Мөхәммәдиев, Николай Крылов, Заһретдин Шәйхетдинов, Вакыйф Тимербаев, Рәис Сафиуллин, Илсур Дәминов һәм башкалар.
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылыгыз
"Россия Почта”сы газета һәм журнал нәшриятлары белән берлектә 3-13 октябрьдә барлык почта бүлекчәләрендә Бөтенроссия әбүнәче ункөнлеге үткәрә.
-
Яхшы азык - терлекләрне уңышлы кышлату нигезе
Көзге кыр эшләре ахырына якынлаша. Басуларда тракторлар һәм башка техника гөрелтесе акрынлап тына бара. Начар һава шартлары булуга карамастан, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре басуларда, ындыр табакларында, азык складларында һәм башка участокларда яхшы хезмәт куйды.