Аның турында сөйләнгән язмаларны ул әлегә кадәр саклый.
Тамара Федоровна гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Аның хезмәт стажы – 36 ел. Алдынгылар рәтендә була, шуңа күрә аның турында мәкаләләр языла, ә сатып алучылар исә аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр. Аның турында сөйләнгән бу язмаларны ул әлегә кадәр саклый.
Ул Екатериновка авыл җирлегендәге Яңа Никольский авылында туа. Гаиләдә өч бала үсә, Тамара – уртанчы. Аңа 16 яшь булганда, әтисе кызын азык-төлек кибетенә урнаштыру турында килешә. Аннары ул төрле вакытта аяк киеме, сәнәгать товарлары, яшелчә бүлекләрендә эшли. Бу аның тормыш эше була.
Тамара Лаптева балачактан укырга ярата. Мәктәптә аның яраткан фәннәре – рус теле һәм әдәбияты була. Шул вакыттан бирле уку аның өчен даими шөгыль. Район газетасыннан тыш, ул республика басмаларын һәм журналларын да яздырып ала.
– Миңа газета гына булсын. Телефон кирәкми, – ди ул елмаеп. – Почта ящигын карап кына торам, тизрәк китерсеннәр иде, дип көтәм.
Газетаны аңа редакциянең баш бухгалтеры, күршедә яшәүче Анна Ильина китерә. Тамара Федоровна ялгызы гына яши, әмма туганнары аның янына еш килә. Улы Питрәчтә ашыгыч ярдәм машинасында эшли, кызы гаиләсе белән Мәскәүдә яши, мөмкинлек булган саен кайталар. Тамара Федоровнаның өч оныгы бар. Оныкчык турында хыяллана.
Җәен пенсионер бакчада эшли, кышын укый һәм бәйли. СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак, үзе бәйләп мунчалалар да җибәрә.
2027 елның 1 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара.
Почта бүлекчәләре аша 6 айга язылу бәясе (өйгә китереп бирү белән):
- Физик затлар өчен – 1350 сум 12 тиен.
- Юридик затлар өчен – 1470 сум 24 тиен.
Альтернатив язылу ысулы (редакциядән): Бәясе – 6 айга 800 сум.
5 данәдән артык язылганда, газетаны редакция хезмәткәрләре турыдан-туры эш урынына китереп бирәчәк.
Язылу турында (әгәр почтальоныгыз булмаса) тулырак мәгълүмат – 8 (843) 673-04-82 (яки 86) телефон номеры буенча.
Реклама 16+