Җәмгыять

Аркатаудан Сергей Машковцев һәм аның зур гаиләсе турында сөйлибез

«Без аларга, алар безгә язмыш тарафыннан җибәрелгән»

Сергей һәм Наталья Машковцевлар кызлары Альбина, аның ире Адель һәм тәрбиягә алган балалары белән: Глебка хәзер 16 яшь, Русланга – 15, Дашага – 13, Евага – 9.
Сергей һәм Наталья Машковцевлар кызлары Альбина, аның ире Адель һәм тәрбиягә алган балалары белән: Глебка хәзер 16 яшь, Русланга – 15, Дашага – 13, Евага – 9.

Аркатау. Зур йорт. Зур хуҗалык. Кәҗәләр, сыер, тавыклар, этләр, мәче. Машковцевлар гаиләсе монда Казаннан тугыз ел элек күченеп килгән. Натальяның балачагы шушында үтә - ул һәр җәйне авылда әбисендә үткәрә. Бу урынны яратканга күрә, тормыш иптәшен дә монда күченергә, ә соңрак – тәрбиягә балалар алырга күндерә. Ире исә хатынын һәр нәрсәдә хуплый. Бу үтенечен дә кире какмый. Ләкин шул вакытта әле ул шундый сентименталь булачагын, балалар турында күз яшьләрсез сөйләшә алмаячагын һәм аларны шулкадәр нык яратачагын белми.

«Йорт зур, ә без икәү. Ничектер бушлык»

Барысы да биш ел элек юлда барганда сөйләшүдән башлана.

– Без машинада бара идек, – дип искә ала Сергей. – Һәм хатын: «Йортыбыз зур, ә без икәү генә. Ничектер бушлык», – дип сүз башлады. Башта булачак ата-аналар мәктәбенә барырга тәкъдим итте. Без шунда бардык.

Шуннан соң ир-ат йөрәге дә әзер булмаган хәлләр башлана. Анда документаль фильмнар күрсәтәләр – балачагы авыр булган, әтиләре һәм әниләре булмаган балалар, балалар йортлары, бала тудыру йортында үзләре генә калган сабыйлар турында карыйлар. Һәм шул вакытта ук үзләренә тәрбиягә бала алу максаты куялар.

Сайтта балаларны карый башлагач, Наталья аңа Дашаны һәм Русланны күрсәтә. Шушы балаларны алалар да.

– Без аларга, алар безгә язмыш тарафыннан җибәрелгән. Күз төсе, милләт һәм башкалар буенча сайланмадык. Күрдек һәм яраттык, – дип билгеләп үтә ана.

Психологлар баланы исе буенча танырга да киңәш итәләр. Моны һәр кешенең үз исе булуы белән аңлаталар, әгәр ул сиңа ошый икән – димәк, бу кеше синеке. Машковцевлар бу киңәшкә колак сала.

– Кочаклыйсың һәм тоясың – синекеме, юкмы? Безнекеләр булып чыкты, – диләр алар.

Балалар белән вакыт үткәрергә килгәндә, Сергей Русланны кызыксындырырга теләп, туп тибәргә чакыра. Ул үзе ветераннар белән һәвәскәрләр командасында уйный, шәһәр чемпионатларында һәм беренчелекләрендә чыгыш ясый. Нигездә ул – сакта тора. Ләкин малай футбол яратмый икән. Ул чагында иратның бераз кәефе төшә. Әмма юкка. Чөнки соңрак Русланның җырлау сәләте ачыла. Бүген ул төрле чараларда чыгыш ясый, призлы урыннар ала. Дашаның сочинение язу сәләте бар, сәхнәдән шигырьләр укый.

Шулай итеп алар балалар белән әкренләп танышалар. Башта килеп йөриләр, аннары кунакка алып кайталар. Ә бервакыт өстәл артында утырганда: «Безгә яшәргә киләсезме?» – дип сорыйлар. Алар икәүләшеп: «Әйе», – диләр. Нәтиҗәдә ике түгел, ә өч бала – Руслан, Даша һәм Еваны алалар.

2024 ел. (Сулдан уңга): Машковцевлар гаиләсе: Глеб, Наталья Вячеславовна, Ева, Руслан һәм Даша.

«Алар шундый кечкенә иде, ә хәзер инде үсеп беттеләр»

Ир белән хатын яшерми: башта авыр була. Балаларны алуда кыенлыклар туа. Мәсәлән, Русланны сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәпкә җибәрергә теләгәннәр, әмма әнисе аның гадәти мәктәптә калырга тиешлеген раслый. Килешәләр. Хәзер малай «4» һәм «5» билгеләренә укый. Аның хәтере искиткеч – тарих буенча барлык даталарны истә калдыра.

Соңрак гаиләдә дүртенче бала – Глеб барлыкка килә. Бүген ул Тәтештә көллияттә коткаручы һөнәренә укый. Алар озакка аерылыша алмыйлар – бигрәк тә әти белән ул бер-берсен сагыналар.

– Нәтиҗәдә, без алардан башка яши алмыйбыз булып чыга, – ди Сергей. – Аларны күптән түгел генә алып кайттык шикелле. Менә кичә эштә фотолар карап утырдым. Алар нинди кечкенә иде, ә хәзер инде үсеп беттеләр! – дип елмая ул.

Аларга шундук «әни» һәм «әти» дип эндәшә башлаганнар. Наташа апа белән Сережа абый түгел. Өстәвенә, балалар үзләре шулай хәл иткәннәр.

«Ирләр эшенә өйрәтәсем килә»

Әлбәттә, балаларга, нигездә, әни кирәк. Әтиләре йомшак булганлыктан, аңа кырысрак булырга туры килә. Ул исә, үз чиратында, малайларны хуҗалыкка өйрәтергә тырыша: сәнәк тотарга, үлән чабарга, терлекләрне ашатырга, участокны җыештырырга.

– Әниләре аларга дежур тору да уйлап тапкан иде, – дип сөйли Сергей. – Мәсәлән бүген кухняда Глеб дежур торса, иртәгә – Даша, берсекөнгә – Руслан. Мин әйтәм: «Тукта. Малайлар минем белән урамда эшли. Өй эшләре белән хатын-кызлар шөгыльләнә». Аларны ирләр эшенә өйрәтәсе килә. Мин моңа омтылдым һәм омтылам. Минем Глеб чүкеч, шуруповерт һәм дрель белән дә эшли ала. Әлегә мотоблок, болгарка, пычкы бирмим – куркыныч. Мин аларга инструментлар белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәм.

Кызлар белән ул ягымлырак булырга тырыша. Балаларның барысы да, кем булуына карамастан, назга мохтаҗ. Бәлки алар мондый мөнәсәбәтне моңынчы күрмәгәннәрдер.