Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр генә түгел, хайваннар да психологка мохтаҗ

Хөрмәтле питрәчлеләр, сезне үзенчәлекле һөнәрләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге көндә сирәк үзләштерелә торган, әмма бик тә кирәкле һөнәрләр рейтингы төзелгән

КИТАПХАНӘ ФОНДЫН РЕСТАВРАЦИЯЛӘҮЧЕ. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Россия документ фондының 40 %ы начар хәлдә. Аларны яңарту һәм торгызу эше белән реставрацияләүче шөгыльләнә. Квалификацияләрен күтәргәннән соң, әлеге вазифада китапханәчеләр эшли ала.
ХАЙВАННАР ПСИХОЛОГЫ. Әйе, кешеләр генә түгел, хайваннар да психологка мохтаҗ. Әлбәттә, әлеге профессияне үзләштерү өчен хайваннарны яратырга кирәк. Зоопсихологларны кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да кызыксындыра. Алар хайваннарның үз-үзләрен тотышында булган аномалияләрне тикшерәләр. Зоопсихологлар фәнни-тикшеренү институтларында, кинология үзәкләрендә һәм шәхси оешмаларда эшли. Мондый белгечләрне психология факультетларында һәм авыл хуҗалыгы академияләрендә укыталар.
ТАБИБ-ГЕНЕТИК — нәселдән килгән авыруларны диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче тар белгеч. Ул тумыштан килгән авырулар белән бәйле күп кенә мәсьәләләр буенча пациентларга консультацияләр бирә. Әгәр сүз карындагы баланың сәламәтлеге турында барса, табиб нәселдән күчәргә мөмкин булган авыруларны билгели, аларны профилактикалау һәм дәвалауның иң нәтиҗәле ысулларын таба. Әлеге өлкәдә белгеч булыр өчен медицина югары уку йортын тәмамларга кирәк.
ОЧУЧЫ. Бу һөнәр физика фәне һәм очкычлар белән кызыксынучыларга туры килә. Очучылар дәүләт һәм шәхси авиакомпанияләрдә эшли, шәхси һава судноларының персональ пилотлары була, вертолетлар һәм самолетлар җитештерү белән шөгыльләнүче оешмаларда сынау очышлары белән шөгыльләнә ала. Очучы булу өчен урта махсус, яисә югары уку йортын тәмамларга кирәк.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-11-2020/sir-k-zl-shterel-torgan-kir-kle-n-rl-r-5786209

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса