Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык җыеннары: район үзәгендә дә нәтиҗәләр ясадылар

Питрәч авыл җирлегендә яшәүчеләр саны якынча 100 кешегә арткан. Хәзер аның составына 4 торак пункт керә, ә бу 4818 йорт хуҗалыгы.

БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ 

Әлеге программа буенча узган ел 2020 елда башланган эшләр тәмамланды. Школьная урамында 1 һәм 2 нче йортлар янында тротуар һәм парковка ясалды. Казанская урамында 4А йорт янында балалар мәйданчыгы барлыкка килде, Медиклар урамы 8 нче йорт адресы буенча ишегалды төзекләндерелде. Агымдагы елда программага Перчков, Мишанин һәм Җиңүнең 65 еллыгы урамнарындагы ишегаллары кертелгән. 


ИҖТИМАГЫЙ КИҢЛЕКЛӘР 

Балалар шәһәрчеген төзекләндерү эшләре башланды. Бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бүгенге көндә эшләрнең күбесе төгәлләнгән инде. Яхшы хәлдә булган конструкцияләрнең төп өлешен Осиново бистәсенә күчереп урнаштырдылар. Хәзер анда да уен комплекслары, спорт зонасы, тротуарлар, эскәмияләр булган зур балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Бу территорияне язын яшелләндереп, төзекләндереп торачаклар. 


ЮЛЛАР ҺӘМ ТРОТУАРЛАР ЯСАУ 

Узган ел Мишанин урамындагы 9 нчы йорт һәм Мелиораторов урамындагы 23 нче йорт янында, шулай ук Питрәч авылыннан Олан Иле авылына кадәр 670 метр озынлыкта җәяүлеләр тротуарлары ясалды. Осипов урамы буенча 510 метр һәм Мелиораторов урамы буенча 2, 3, 3А йортлар янында, Осиновская урамы буенча тротуар юлы барлыкка килде. 
Спортивная, Кленовая, Гончарная, Дачная урамнарындагы юлларга вак таш җәелде. 
Юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар кысаларында Гаврилов, Никольская, Восточная, Полевая урамнарында җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыннары, ясалма тигезсезлекләр ясалды. Өстәмә рәвештә 65 юл билгесе урнаштырылды. 
Социаль газлаштыру программасы буенча Питрәч авылының Спортивная урамында эшләр башланды. 


ҮЗАРА САЛЫМ 

2020 елда Шихазда һәм Олан Иле авылларында үзара салым акчалары җыюны кертү һәм куллану буенча гражданнар җыеннары узды. Халыктан акча җыелды. Республика бюджеты средстволарын исәпкә алып, 766662 сум күләмендә акча тупланды, аларга Олан Иле чишмәсенә бару юлы төзекләндерелде һәм Шихазда зиратына бару юлы ремонтланды. 2017 елгы референдум нәтиҗәләре буенча үзара салым акчасына 511721 сумлык контейнерлар сатып алынды.


 ЧҮП-ЧАР ҖЫЮ 

Район авылларында һәм Питрәч авылының шәхси секторында чүп-чар капчыкларга җыела. Узган ел Казанская урамындагы шәхси секторда яшәүчеләр дә чүпне капчыкларга җыюга күчте. 2022 елда бу ысулны Олан Иле авылында да кертү планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X