Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус инфекциясеннән саклану өчен 7 адым

1. Җәмәгать урыннарына, сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына барудан тыелып торыгыз.

2. Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
3. ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән бер бинада булырга һәм алар белән элемтәгә керергә тырышмагыз.
4. Урамнан кергәч кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз.
5. Гаджетларны, оргтехниканы һәм аңа кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.
6. Бер-берегезне кочаклап, кул биреп сәламләргә тырышмагыз.
7. Шәхси гигиена предметларыннан (сөлге, теш щеткасы) гына файдаланыгыз.
Коронавирус инфекциясенә шигегез булганда үтәлергә тиешле 5 кагыйдә:
1. Өйдә утырыгыз. Хәлегез начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез.

Табиб рекомендацияләрен төгәл үтәгез.
2. Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм хроник авырулар булган затлар белән элемтәләрне мөмкин кадәр киметегез. Авыруларны бер кеше генә караса яхшы.
3. Йөткергәндә һәм төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулыктан файдаланыгыз, авызны каплагыз. Алар булмаса терсәк бөгелгән урынга төчкерегез.
4. Шәхси гигиена предметларыннан һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән файдаланыгыз.
5. Бинада дезинфекция чаралары белән дымлы җыештыруны үткәрегез һәм бинаны еш җилләтегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса