Питрәчлегә полициядән качарга тырышкан өчен штраф салынды
Җәмгыять

Питрәчлегә полициядән качарга тырышкан өчен штраф салынды

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Питрәч район судында беркетмә рәсмиләштерү вакытында хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән качарга тырышкан гражданинга карата административ эш каралган.

Полиция хезмәткәрләре, тәртип бозучыны тоткарлап, качу омтылышын оператив рәвештә туктаттылар. Үз гамәлләре белән ир-ат хакимият вәкилләренә хезмәт бурычларын үтәүгә комачаулады.

Суд утырышы барышында ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Суд хокук бозучыга 4 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә кермәде.