Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч пенсионерларына «Мир» картасына күчәргә кирәк

Сентябрь ахырына кадәр пенсия алучы барлык пенсионерларга иске картаны «Мир» картасына алыштырырга кирәк.

1 октябрьдән пенсияләр һәм социаль түләүләр «Мир» түләү системасы карталарына күчереләчәк. Күчеш чоры 2017 елдан башланды. Кредит учреждениесенә вакытында мөрәҗәгать итәргә һәм карта чыгаруга гариза язарга кирәк.
«Мир» түләү системасы картасына күчкәч, түләү алу датасы үзгәрмәячәк. Пенсия белән тәэмин итүче банкларда карта бушлай рәсмиләштерелә һәм хезмәт күрсәтелә. Әгәр аны рәсмиләштергәндә пенсияләрне күчерү өчен исәп-хисап счеты үзгәрсә, пенсионерларга счетны үзгәртү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинет аша яки яшәү урыны буенча Пенсия фондына 1 октябрьгә кадәр банк картасының яңа реквизитлары белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсияне түләү картасын кулланмыйча, почта аша, китереп бирү хезмәте аша алучыларга яки банк счетына (сберкнижка) күчертүчеләргә «Мир» картасын рәсмиләштерергә кирәкми.
Тулырак белү өчен ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәгенә 8-800-600-0-357 яки Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиент хезмәтенә 8 (84367) 30478, 30481 телефон номерлары белән шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X