Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында янгыннар саны артты

Автоном янгын хәбәргече янгынны вакытында күрергә ярдәм итә.

Бу прибор төтен чыга башлауга  реакция бирә. Ул көчле тавыш сигналын чыгара башлый, аны йортта яшәүчеләр, һичшиксез, ишетәчәк. Хәтта, йокласаң да, музыка тыңласаң да, аны ишетми калу мөмкин түгел. Кешеләрнең янган бинадан эвакуацияләнергә вакыты булачак.

- Автоном янгын хәбәргечләрен махсус кибетләрдә кулай бәядән сатып алырга мөмкин. Йортыгызны яки фатирыгызны җиһазландырып, сез милкегезне, ә иң мөһиме, үз тормышыгызны һәм якыннарыгызның тормышын саклап калачаксыз, -дип билгеләп үтте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Пушков. Инде дүрт ел дәвамында Татарстанда социаль якланмаган категория гражданнарның йортларын һәм фатирларын автоном янгын хәбәргечләре белән тәэмин итү программасы эшли. Аларга аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр керә.

- 2020 елда бу программаның алтынчы этабы  кысаларында быел 209 йортта 836 янгын хәбәргече урнаштырылган. Шулай ук район средстволары хисабына 47 йортта ялгыз һәм өлкән яшьтәге пенсионерларның куркынычсызлыгы өчен 60 хәбәргеч урнаштырылды, - дип сөйләде Роман Владимирович.

Шунысы мөһим, бу прибор ярдәмендә янгынны башлангыч этапта ук ачыкларга була. Мәсәлән, агымдагы елның июль аенда Питрәч авылында Космонавтлар
урамындагы йортларның берсендә ир-ат янгын хәбәргече ярдәмендә  йорт эчендә чыккан янгынны  вакытында күреп ала һәм  уттан котылып кала. Татарстанда  янгын хәбәргечләре барлыгы 103 кеше гомерен саклап калырга ярдәм итте, шуларның 43е - балалар.

 

Цифрлар
2019 елда безнең районда 75 янгын очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта агымдагы елның 11 аенда 86 янгын булган.  

 

Белешмә
«2021-2024 елларга Питрәч муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы» район максатчан программасы буенча ел ахырына кадәр 600 автоном янгын хәбәргече сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса