Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч сугыш ветераннарына яңа телефоннар тапшырдылар

«Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга мобиль ярдәм бригадалары» Бөтенроссия проекты кысаларында Питрәч районында 12 ветеранга телефоннар һәм исемле сертификатлар тапшыралар.

- Без монда икенче ел яшибез, безне җылы кабул итүләренә сөенеп туя алмыйбыз, - ди Галина Витковская, ул  Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Дмитриевна Витковскаяның туганнан туган сеңлесе. - Татьянаның Питерда туганы бар, ул апам белән аралашу өчен  минем телефонга шалтырата иде. Хәзер аның үзенең телефоны булачак, һәм ул мөстәкыйль рәвештә шалтырату кабул итә алачак. Бик зур рәхмәт!
Бу көнне, шулай ук, 1941-1945 еллардагы сугышта катнашучылар Николай Михайлович Михайлов һәм Нина Никифоровна Куприянова да лимитсыз бушлай мобиль элемтә алу өчен телефон һәм сертификатлар алдылар. Алар бик канәгать калдылар.
Бүләкләр тарату белән «Җиңү волонтерлары» шөгыльләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы