Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр читтә калмады, үз тавышларын бирделәр

Сайлаулар өч көн дәвам итте. Питрәчлеләр сайлау участокларына үзләре өчен уңайлы вакытта килделәр.

Билбау көрәше буенча ике тапкыр чемпион, күп тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Фәрхәт Фәйзуллин беренче көнне үк үз тавышын бирде.
- Сайлауларга мин һәрвакыт йөрим. Читтә калу дөрес түгел дип саныйм. Чөнки безнең киләчәк моңа бәйле, - дип билгеләп үтте спортчы.
Безнең белән сөйләшкәндә ул үзенең шатлыклы вакыйгасы белән уртаклашты - шушы көннәрдә аңа “РФнең атказанган спорт мастеры" билгесе тапшырганнар.
- Мин бу исемне инде күптәннән алырга теләдем, һәм ниһаять моңа ирешүемә бик шатмын, - диде көрәшче.
Питрәчлеләр сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән килделәр. Софья һәм Мансур Әхмәтшиннар һәм аларның оныклары Марина сайлауга бергәләп килгәннәр.
- Без республикабыз президенты өчен тавыш бирергә килдек, - диде Софья Валентиновна.
- Лаеклы кешене сайлау бик мөһим. Бик күп нәрсә моңа бәйле, - ди Мансур абый. – Без өлкән буын кешеләре беркайчан да сайлауларны калдырмыйбыз. Бу безнең бурыч. Һәрвакыт бик теләп киләбез, - диде ул.
Әхмәтшиннарның оныгы тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша. Имтихан тапшыргандагы кебек үк дулкынландым, диде ул.
- Үземне БДИ тапшыргандагы кебек хис иттем, - диде ул хис-тойгылары белән уртаклашып.
Бу гаилә Ленино-Кокушкинода училище бинасындагы сайлау участогында тавыш бирде, ә Кибәк Иле авылында яшәүчеләр күптән түгел генә капиталь ремонттан соң ачылган мәдәният йортының иркен бинасында тавыш бирде.
- Бездә сайлаулар яңартылган бинада уңайлы шартларда узды. Әлбәттә, бу комиссия әгъзаларына да, шулай ук сайлаучыларга да үзләрен уңайлы хис итәргә ярдәм итә, - диде мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Районда шулай ук мобиль сайлау участоклары да эшләде. Кешеләр йорт яны территорияләрендә һәм автобусларда тавыш бирделәр.
- Бу бик җайлы, еракка барып йөрисе дә юк, - дип исәпли "Царево" торак комплексында яшәүчеләр Елена Дауа һәм Ибраһим Насыйбуллин.
Район башлыгы Илһам Кашапов туган авылы Ленино-Кокушкинода үз участогында тавыш бирде. Ул 2396 нчы сайлау участогына килде.
- Безнең бурыч - бу сайлауларның ачыктан-ачык узуын, легитимлыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү. Барлык участоклар шәхси саклагыч, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән, - дип билгеләп үтте ул.
КОВИД-19 белән зарарлану куркынычын булдырмау өчен районга 44000 битлек, 7000 пар перчатка, 460 литр антисептик, 33000нән артык ручка бүлеп бирелгән.
Сайлаулар нәтиҗәләре буенча Илһам Миңнеханович барысы да оешкан төстә, тыныч узуын билгеләп үтте. Ул сайлаучыларга, территориаль сайлау
 комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә, күзәтүчеләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Питрәч районында Рөстәм Миңнеханов өчен сайлаучыларның 89,76 проценты, Альмир Михеев өчен – 4,91 проценты, Альфред Вәлиев өчен – 2,20 проценты, Владимир Сурчилов өчен - 1,92 проценты, Олег Коробченко өчен 0,92 проценты тавыш бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса