Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр тарихи мәдәниятне үстерү буенча үз проектларын тәкъдир иттеләр

Укытучылар, мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр үз авылларында тарихи истәлекләрне саклау буенча авторлык проектларын тәкъдим иттеләр.

Чыгыш ясаучыларны республика экспертлары: тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, төзелеш һәм туризм өлкәсе вәкилләре бәяләде. 

Археология мәктәбе ачу


Мондый инициативаны район үзәгенең икенче мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Анастасия Александрова җиткерде. Автор, укучылар шул рәвешле тарихи мохиткә чума, экспедицияләрдә катнаша ала, дип билгеләп үтте.

Мәктәптә укучы 14-18 яшьлек 20-28  укучыны җәлеп  итү күздә тотыла. Лагерь 10 көнлек булачак, аның 5 көне  - теориягә, 5 көн практикага багышланачак, - дип  ачыклык кертте ул.


#Сәярфестны популярлаштыру  

«Сәяр» керәшен вокаль ансамбленең төп максаты – халыкның мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклау. Алар инде күпләргә билгеле булган керәшеннәрнең милли мәдәнияте фестивален - Сәярфестны тәкъдим иттеләр. Ул 2019 елда барлыкка килгән. Ул вакытта чарада 400 кеше катнашкан.

2022 елда без тамашачылар санын 1500гә кадәр арттырырга һәм 50 турист кабул итәргә планлаштырабыз. Традицион формада ярышлар уздырачакбыз, керәшен көнкүреше күргәзмәләре, чигү, милли аш-су һәм бизәнү әйберләре әзерләү буенча мастер-класслар, борынгы әйберләр һәм сувенирлар ярминкәсе эшләячәк, - дип сөйләделәр Айдар Мәннапов һәм Маргарита Петрова.


«Тройсын күңел ачулары» туй фестивале үткәрү


Кощак авылы мәдәният йорты җирле иҗат паркында яңа фестиваль үткәрергә планлаштыра. Тамашачыларга кәбен кою (венчание)  процедурасын күрсәтәчәкләр, дизайнерларның православие туй модасын күрсәтәчәкләр,  күчмә никахлашу тантанасын оештырачаклар. Бәйрәм өч көн дәвам итәчәк. 

Фестиваль шунысы белән үзенчәлекле, бер урында һәм бер вакытта традицион рус туй йолаларын карарга мөмкин булачак, алар онытыла барган һәм хәзерге вакытта файдаланылмый торган йоланы тасвирлаячак, - дип ассызыклады методист Татьяна Гришина. 

 

Барлыгы 27 проект тыңланды. Шулай ук виртуаль театр, мәктәп музейлары булдыру, туризмны үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырады. Аларның кайсыларының тормышка ашу шансы зуррак, бу турыда экспертлар бераз соңрак хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса