Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең “Бәләкәч” балалар бакчасы грант отты

Шуның ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен түләүсез консультация үзәге ачылды.

Яңа уку елы башлану белән урыннар җитмәү сәбәпле, районның барлык балалары да балалар бакчасына бара алмады. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ярдәм итү буенча “Беренче адымнар” консультация үзәге махсус алар өчен булдырылган.
- Тәрбиячеләр, психолог, логопед, шәфкать туташы һәм музыка җитәкчесе балалар һәм ата- аналар өчен тәрбия һәм үсеш мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтәләр, - дип фикерләре белән уртаклашты балалар бакчасының музыка җитәкчесе Наҗия Якубова. - Ата-аналар шулай ук белем бирү процессына җәлеп ителәчәк, аларга балаларның нәрсәгә мохтаҗ булуын аңларга ярдәм итәчәкләр, балага дөрес ярдәм күрсәтү турында сөйләячәкләр, башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәкләр, - дип аңлатты ул.
Үзәк белгечләре шулай ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, психологик яктан авыручы балалар тәрбияләүче гаиләләрне дә кабул итәләр.
Моннан тыш, төрле чаралар һәм семинарлар оештырылачак.

Белешмә:
Агымдагы ел ахырына кадәр балалар бакчасына йөри алмаган 300 гаиләгә педагогик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Хәзерге вакытта 160 гаилә яңа консультация үзәгенә йөри инде.

Кызыклы мәгълүмат:
Тиздән “Бәләкәч”тә тоз мәгарәсе ачу планлаштырыла, ул сәламәтләндерүгә генә түгел, балаларга психологик яктан ярдәм күрсәтүгә дә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса