Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия югары уку йортларында документларны 20 июньнән кабул итә башлыйлар

Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала.

Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе быел 20 июньдә башлана.

Документлар 20 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтәсе белгеченә сылтама белән ТАСС.

Аның сүзләренчә, бу Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча укырга керәчәк абитуриентларга кагылачак. Укырга керү турындагы мәгълүмат 9 августта билгеле булачак.

Абитуриентлар документларны югары уку йортларына дүрт ысул белән тапшыра ала — уку йортына килеп, почта аша, мәгариф учреждениесенең мәгълүмати системалары ярдәмендә яки «Поступление в вуз онлайн» суперсервисы ярдәмендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X