Татар дөньясы зур югалту кичерә
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат.
(Питрәч, 27 март, Нурия Камалетдинова «Питрәч-информ»). «Бүген төнлә каты авырудан соң абыебыз вафат булды», — дип хәбәр итте шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа