Татарстанда даруларны электрон рецептлар белән сатып алып булачак
Җәмгыять

Татарстанда даруларны электрон рецептлар белән сатып алып булачак

Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә «Электрон рецепт» сервисын кертү турында карарны имзалады. 

Карар нигезендә, хәзер Татарстан Республикасында даруларга рецептлар кәгазьдә генә түгел, ә электрон рәвештә дә биреләчәк. Электрон рецептлар белән даруларны даруханәләрдә сатып алырга мөмкин булачак.