Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган атнада Надеждино авылында яшәүче гаилә пары фаҗигале төстә һәлак булды

Сәбәбе – сөрем газы белән агулану.

Ир белән хатын шәхси йортта яшиләр. Газ котелыннан файдаланганнар. Тикшерү барышында аларның төтен чыга торган юллары төзек булмавы ачыклана. Шуның аркасында бинага сөрем газы кергән һәм икесе дә агуланудан үлгән.

Безнең газ хезмәте көн саен йортлар буйлап йөри, газ һәм мич җиһазларын тикшерә. Мин дә көн саен авыл халкын йөреп чыгам һәм алар белән профилактик әңгәмәләр уздырам, үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйлим, - дип билгеләп үтә Надеждино авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.

Мондый хәлләр турында ишеткәч, кешеләр ни өчен өйдән саф һавага чыкмады икән дигән сорау килеп туа. Эш шунда, бу хәлдә кеше берни дә аңлый алмый. Сөрем  газының төсе дә, тәме дә, исе дә юк,соңга  кадәр берни дә сизмәскә мөмкин. Һава белән буталып, газ бик тиз тарала һәм кеше гомерен санаулы минутлар эчендә өзә ала.
Сөрем газы үпкәләр аша канга эләгә һәм гемоглобин белән кушыла. Йөрәккә һәм баш миенә җитәрлек күләмдә кислород килү туктый. Бу һава җитмәүгә,  капиллярларга кан савуга, нерв тукымаларына һәм баш мие күзәнәкләренә зыян салуга китерә.
Сөрем газы белән агулануның беренче симптомнарын ачыклау авыр. Башта баш авыртырга, баш әйләнергә, йокы килергә яки косасы килергә мөмкин. Соңрак йөрәк тибеше ешаю, аң томалану, координациянең югалуы күзәтелә. Организмга сөрем газының озак тәэсире үлемгә китерә.
Шуңа күрә җылыту җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү бик мөһим. Чөнки нәкъ менә газ һәм мич ягулыгын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сөрем газы белән агулануга китерә. Төтен һәм вентиляция каналларының торышын күзәтеп торырга кирәк. Берәр шик туса, кичекмәстән, газ хезмәтенә «04» номеры буенча яки 30898 номеры буенча  авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса