Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр Геройларны хәтерли

6 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Герой эзләре буйлап" традицион район автойөреше үтте.

Автойөрешкә 10 сәгать 30 минутта старт бирелде һәм Җиңү символлары, Россия, Татарстан һәм ДОСААФ флаглары белән бизәлгән уннан артык машина Питрәч-Ленино-Кокушкино-Олы Бутырка-Күн-Әлбәден маршруты буенча кузгалды. Алар Галимҗан Камалиев, Василий Осипов, Петр Гавриловның туган авылларында булды.

Автойөрештә катнашучыларны авылларда җирле халык һәм мәктәп укучылары каршы алды. Митингтан соң Геройлар һәйкәлләренә гирляндалар һәм чәчәкләр салдылар. Ленино-Кокушкинода автойөрештә катнашучылар Галимҗан Камалиев йортында булды, анда аларны Геройның туганнары каршы алды.

Автойөреш Әлбәден авылында Петр Гавриловның музей-йортында тәмамланды. Монда экскурсоводлар легендар якташыбыз, Брест крепосте сакчысының батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук Геройның шәхси әйберләре белән танышу мөмкинлеге булды.

Автойөрештә катнашучылар сүзләренә караганда, аларга бик ошаган, чөнки күбесе геройларның туган авылларына беренче тапкыр барган. Алар өчен геройларны онытмау, искә алу бик мөһим.

- Безгә тыныч тормыш бүләк итүләре, Җиңү китерүләре өчен рәхмәт һәм горурлык хисләре биләп ала, - ди әлеге чарада катнашучы яшьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса