Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә иң яхшы автоледиларны билгеләделәр

Конкурста катнашучылар – балалар бакчалары вәкилләре

Питрәч районында «Автоледи» конкурсында алты хатын-кыз катнашты.

Аларның барысы да балалар бакчаларында эшли. Ярышлар фигуралы йөртүне, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик тестны үз эченә алды.

Чыгышларны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, шул исәптән полиция ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина бәяләделәр.

— Мәйданчыкта без дөрес парковка ясау һәм эстакадага менү осталыгына игътибар итәбез, — дип билгеләп үтте Лилия Зөфәровна.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Питрәчтән Альбина Фадеева җиңү яулады. Икенче урынны Көек авылыннан Люция Гатина алды. Аның водительлек стажы биш ел, ул руль артында көн саен була — район буенча гына түгел, шәһәрдә дә йөри.

Өчлекне Царево авылыннан Елена Габбасова йомгаклады. Теоретик өлештә иң яхшы нәтиҗәне Питрәчтән Ольга Семенова күрсәтте. Биремнәрне Питрәчтән Ләйлә Камалиева һәм Цареводан Гөлназ Миңгалимова да лаеклы үттеләр.

Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


БДД