Спорт

«Пестрецы-2015» Чебоксарда сезон алды турнирында бронза яулады

Безнең команда 2025-2026 еллар сезонында Татарстан чемпионы.

Чебоксарда 2015 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча сезон алды турниры узды. Ярышларда биш команда катнашты, алар арасында «Пестрецы-2015» командасы да булды (тренерлары Илшат Исхаков).

Искәртеп үтәбез, безнең команда – 2025-2026 еллар сезонында Татарстан чемпионы.

Чебоксарда питрәчлеләр ике җиңү яулады: алар «Сокол»ны (Новочебоксарск) — 7:6 һәм «Серов»ны — 9:6 исәбенә җиңде. «Союз»га (Киров) — 1:5 һәм «Медведь»ка (Бор) — 2:3 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә безнең егетләр өченче урынны алдылар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше