«Лада» машинасын йөртүче пенсионер сарайга килеп бәрелә.
Пәнҗешәмбе көнне, 30 сентябрьдә, Питрәч районы Пановка авылы янында "Лада Гранта" юлдан чыгып китеп, агач корылмага бәрелә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиңел машина руле артында утырган Кукмара районыннан пенсионер хәле начарлана һәм ул идарәне югалта.
Һәлакәттән соң, ир-атка медиклар ярдәме кирәк була.