Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Мин ай саен чыгыш ясар идем”

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ел саен үткәрелә торган 7 нче фестивале үтте. Ул искиткеч чыгышлар, кызыклы декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән сөендерде.


Әлеге бәйрәм традицион инвалидлар ункөнлеген йомгаклау чарасы булды. Вокал, уен кораллары композицияләре, юмор, лирика - әлеге күпкырлы фестиваль номерлары.
Тормышка мәхәббәт һәм талантлар бәйрәмендә районыбызның төрле почмакларыннан 53 кеше катнашты. Алар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Иң нәни катнашучы - Иске Шигалидән Артем Романчевка 9 яшь, ә иң олысы - Фәһимә Әхмәтовага тиздән 90 яшь тула!
- Мин җырларга яратам, хәзер бик чакырмыйлар гына, - ди беркайчан күңел төшенкелегенә бирелмәүче Фәһимә Әхмәтова. - Мин һәр ай саен чыгыш ясар идем.
Әлеге гадәти булмаган артистларның тәҗрибәсе бик зур, ә менә Олег Булыгин сәхнәдә тәүге тапкыр чыгыш ясый.
- Мин бу чарага бик озак әзерләндем, беренче тапкыр гына катнашсам да, алай каушамадым, - ди Олег.
Ул концерт өчен шаян Капитошка турындагы күңелле җырны сайлаган. Яшь җырчы башкарган җыр тамашачылар күңеленә хуш килде.
- Икенче ел катнашам, - ди нәфис сүз жанрында чыгыш ясаган Галина Волкова. - Миңа бик ошады, монда бик күңелле.
Галина залдагыларның күңелләренә үтеп керерлек итеп үзенең яраткан шигыре - Аалы Токомбаевның "Ана йөрәге" шигырен укыды.
Инвалидлар ункөнлегенә багышланган "Сезнең кулларыгыз җылысы" конкурс-күргәзмәсенә искиткеч кул эшләрен тәкъдим иткән питрәчлеләргә (алар арасында Чытыдан пенсионер-тимерче Хәмит Шәмсетдинов та бар, ул чүкеп ясалган әйберләр тәкъдим иткән) һәм "Өмет чаткылары" концертында катнашучыларга истәлек дипломнары һәм сувенирлар тапшырдылар.
- Бүген без барлык талантлы кешеләрнең дөньяны башкача кабул итүләре, үзенчәлекле һәм сәләтле булулары белән аерылып торуларына инандык, - дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса