Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яшь шагыйрьләрне һәм рәссамнарны конкурсларда катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш турында шигырьләр аша сөйлибез” дигән шагыйрьләр һәм шигырь укучылар конкурсы һәм “Бөек Җиңү” дигән рәсем конкурсы игълан итә.

17 яшькә кадәрге Питрәч талантларын конкурсларда актив катнашырга чакыралар. Беренче этап – 15 майдан 31 июльгә кадәр, икенчесе – 1 августтан 20 сентябрьгә кадәр, ике яшь категориясендә (10 яшькә кадәрге һәм олырак) узачак. Һәр төркемдә өчәр призлы урын билгеләнәчәк.
Шагыйрьләр һәм шигырь укучылар бәйгесенә яшь авторлардан сугыш турында үзләре язган шигырьләр кабул ителә. Сайлап алу комиссиясенә ворд форматында шигырь һәм видеоматериал җибәрелә. Конкурс эшенең телефон аша видеоязмасы рөхсәт ителә.
Балаларның рәсемнәре теләсә кайсы сәнгать стилендә башкарылырга мөмкин. Мәҗбүри шарт - алга таба цифрлаштыру өчен эшне кәгазьдә яки холстта үтәү.
Бер автор конкурска бер эш тәкъдим итә.
Конкурсларның шартлары турында тулырак белешмәләр буенча 3-06-34 телефоны аша ДОСААФның Питрәч район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Конкурсның төп максаты - яшь буынга патриотик тәрбия бирү, совет халкының Бөек Ватан сугышында батырлыкларына карата милли горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
*Конкурсларны үткәрү вакыты: 2020 елның 15 маеннан 30 сентябренә кадәр. Конкурсны Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре администрацияләре катнашында Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе оештыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса